Новости
29 Июля , 10:00

Зубрларны саклауга тагын бер адым

Башкортстандагы иректә яшәүче зубрлар көтүе тагын ике бозау белән тулыланды.

Зубрларны саклауга тагын бер адымЗубрларны саклауга тагын бер адым
Зубрларны саклауга тагын бер адым

Башкортстанның «Морадым тарлавыгы» табигать паркында иректә яшәүче зубрлар көтүе 33 башка җитте. Бу – Русиядәге Беловежье линиясе зубрларының иректә яшәүче бердәнбер көтүе.

2023 елдан бирле паркка 24 зубр кайтарылган. Уңайлы климат һәм бай азык базасы нәтиҗәсендә хайваннар уңышлы үрчи: күптән түгел генә көтүдә тагын ике бозау туган.

Киләсе елда «Беловежская пуща» милли паркыннан тагын тугыз зубр кайтару планлаштырыла.

Проект кысаларында тәҗрибәле ана зубрларның берсенә радиомаяклы махсус муенса кидерелгән. Бу белгечләргә көтүнең күчү юлларын, туклану урыннарын һәм табигый мохиткә яраклашуын тәүлек әйләнәсенә күзәтергә мөмкинлек бирәчәк.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, бу эшнең төп максаты – күңел ачу түгел, ә биологик төрлелекне саклау һәм юкка чыгу куркынычы астында булган хайваннар санын торгызу. Проект дәүләт, фән һәм бизнес вәкилләренең уртак тырышлыгы белән гамәлгә ашырыла.

Источник: «Кызыл таң»

Автор:
Читайте нас