Новости
29 Июля , 09:54

Мирослава — Русиянең өметле йолдызы

2нче балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчесе Мирослава Мостаева «Русия исемнәре» Халыкара фестиваль‑конкурсында зур җиңү яулады. Ул «Вокаль сәнгать — эстрада вокалы» номинациясендә беренче һәм икенче урыннарны алды.  

Мирослава — Русиянең өметле йолдызыМирослава — Русиянең өметле йолдызы
Мирослава — Русиянең өметле йолдызы

Мирославаның остазы — 2нче балалар сәнгать мәктәбеннән Ләйсән Сәетова. Сочи шәһәрендә узган финал этабына кызны югары профессиональ дәрәҗәдә әзерләгән өчен, жюри һәм оештыручылар Гөлнара Хисаеваның да хезмәтен югары бәяләде. Көндәшлек гаять зур булуга карамастан, Мирослава тамашачыны һәм мәртәбәле жюрины үзенең таланты белән әсир иткән.

 

Җиңүнең тагын бер мөһим нәтиҗәсе — кызга Мәскәү Кремленең Дәүләт сараенда узачак «Русия исемнәре» гала‑концертына чакыру тапшырылды. Мирослава эстрада йолдызлары белән бер сәхнәдә чыгыш ясаячак.

 

Фото: Влада Воробьёваныкы

Автор:Алсу Ибрагимова
Читайте нас