Новости
24 Июля , 03:52

Русия һәм КХДР арасындагы мөнәсәбәтләр ничек?

Владимир Путин Русия һәм КХДР арасындагы ике яклы мөнәсәбәтләргә югары бәя бирде һәм Корея Халык Демократик Республикасы җитәкчелегенә һәм халкына махсус хәрби операция уздыруда ярдәм өчен тагын бер кат рәхмәт белдерде.

Русия һәм КХДР арасындагы мөнәсәбәтләр ничек?Русия һәм КХДР арасындагы мөнәсәбәтләр ничек?
Русия һәм КХДР арасындагы мөнәсәбәтләр ничек?

«КХДР сугышчылары батырлыгын беркайчан да онытмабыз, Корея геройларын ватан батырлары белән беррәттән хөрмәт итәчәкбез», – диде Русия лидеры.
Владимир Путин сүзләренчә, Корея Халык Демократик Республикасы солдатларының батырлыгы Русиянең дәүләт бүләкләре белән билгеләнгән.


Президент шулай ук КХДР дәүләт эшләре рәисе Ким Чен Ынга иң җылы сәламләү сүзләрен җиткерде. Үз чиратында Корея Халык Демократик Республикасы чит ил эшләре министры җылы сүзләр өчен рәхмәт белдерде һәм КХДР лидеры Ким Чен Ын күптән түгел генә Русия Федерациясе белән мөнәсәбәтләрне һәрьяклап үстерүгә стратегик юнәлешне раслады, диде.


Цой Сон Хи КХДР Украина кризисы сәбәпләрен бетерүдә Русия ягының омтылышларын хуплаячак, дип белдерде.


«Корея Халык Демократик Республикасы хәзер генә түгел, алга таба да үзаллылыкны, иминлек мәнфәгатьләрен, дәүләтнең территориаль бөтенлеген яклауга, Украинадагы кризисның килеп чыгу сәбәпләрен бетерүгә юнәлтелгән Русия Федерациясенең барлык эш-гамәлләренә дә тайпылышсыз ярдәм итәчәк», – дип ассызыклады КХДР Чит ил эшләре министрлыгы башлыгы.

 

Чыганак: «Кызыл таң» гәзите

 

Автор:
Читайте нас