

Тикшерү барышында ачыкланганча, 2023 елдан 2025 елга кадәр УДНТУның Газ һәм нефть институты филиалы директоры урынбасары уку йортының биналарын һәм янәшәдәге территориясен җыештыру хезмәтләрен күрсәтүче ике коммерция фирмасы вәкилләреннән акча алган.
Законсыз рәвештә бирелгән әлеге бүләкләр аңа, башкарылган эшләрнең актларына тоткарлыксыз кул кую өчен, банк счётына акча күчерү юлы белән тапшырылган.
Шушы вакыт эчендә ир-ат барлыгы 355 мең сумнан артык акча алган һәм аларны үз ихтыяры белән файдаланган.
Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 290 маддәсе биш өлеше (зур күләмдә ришвәт алу) нигезендә җинаять эше кузгатылган һәм тикшерелә.
Ир-ат ышанычны югалту сәбәпле эштән азат ителгән.