Новости
24 Июля , 04:27

Республикада коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган

Башкортстанның Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, якшәмбе көндез Мәләвез шәһәреннән Федоровка авылына таба баручы Kia Rio автомобиле белән идарә иткән 26 яшьлек ир-ат машина белән идарәне югалткан. Нәтиҗәдә машина юл читендәге канауга төшеп, әйләнеп капланган.

Республикада коточкыч юл-транспорт һәлакәте булганРеспубликада коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган
Республикада коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә водитель алган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән. Аның 1981 елда туган хатын-кыз пассажир төрле тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә озатылган.

Ачыкланганча, яшь ир-атның транспорт чарасын йөртү таныклыгы булмаган. Әлеге юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү эшләре бара.

Автор:
Читайте нас