

Кунак, Туймазы шәһәреннән Ирина Чернова,үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул һәлак булган сугышчыларның гаиләләре төркеме эше турында сөйләде, якташларыбыз истәлеген саклау буенча башланган эшчәнлекнең ничек барлыкка килүен, инде гамәлгә ашырылган проектларны һәм ничек итеп «Хәтер китабы» төзүләрен аңлатты.
Бу тема очрашуда катнашучыларны аеруча дулкынландырды. Октябрьский батырларының әниләре һәм хатыннары да үзләренең «Хәтер китабын» булдыру теләген белдерде. Алар якыннарының тормыш юлы турындагы истәлекне киләчәк буыннар өчен саклап калырга ниятлиләр.
Очрашу барышында хатын-кызлыр хатирәләре белән уртаклашты, хәтерне саклауның мөһимлеге турында фикер алышты. «Без Геройларыбызны хәтерләгәндә генә, алар йөрәкләребездә яшәвен дәвам итә», — диде алар.