

Уфада яшәүче 39 яшьлек хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать итеп, акчасын мошенниклар кулыннан югалтуын хәбәр иткән. Билгесез кеше аңа ъзен Русия Оборона министрлыгы хезмәткәре дип таныштырып шалтыраткан һәм үлгән иренә тиешле җир участогын рәсмиләштерүдә ярдәм тәкъдим иткән. Документларны теркәр өчен ул хатын-кыздан СМС-кодны сораган.
Шуннан соң аның белән, янәсе, «Дәүләт хезмәтләре», Үзәк банк һәм ФСБ вәкилләре элемтәгә кергән. Аферистлар уфалыны бөтен акчасын счеттан алырга һәм аларны «ышанычлы кешегә» тапшырырга күндергән. Зыян күләме өч миллион сумнан артып киткән.
Бу факт буенча аеруча зур суммада мошенлык турында җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре тикшерү-оператив чаралар үткәрә.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашучыларның туганнарын игътибарлы булырга чакыра: