Новости
20 Июля , 11:41

Юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан өчен вакытлыча тоту изоляторына

Шәһәр урамнарында юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга карата катгый чаралар күрелә. Соңгы вакытта хокук саклау органнары тарафыннан «качып китү» белән бәйле берничә очрак ачыкланган.  

Юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан өчен вакытлыча тоту изоляторынаЮл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан өчен вакытлыча тоту изоляторына
Юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан өчен вакытлыча тоту изоляторына

Бер ир-ат ишегалдында машинасын парковкага куярга маташканда шунда ук торган ике автомобильне бәрдерә. Җаваплылыктан котылып калырга теләп, ул авария булган урыннан качып китә. Тикшерү барышында ачыкланганча, әлеге гражданинның инде элек үк машина йөртү таныклыгы алынган булган. Мировой суд аны гаепле дип табып, 10 тәүлеккә административ арест билгеләде.

Тагын бер шәһәрдәш юл билгесенә бәрелгәннән соң, үз гамәлләре өчен җавап бирергә теләмичә, вакыйга урынын ташлап китә. Аның бу «хәйләсе» барып чыкмый — закон бозучы җиде тәүлеккә вакытлыча тоту изоляторына ябылды.

Өченче кеше исә коймага килеп бәрелгән. Ул да качмакчы булган, әмма полиция хезмәткәрләре аны эзләп тапкан. Суд карары нигезендә, ул кабат руль артына утыру шатлыгыннан бер елга мәхрүм ителде.

Хокук саклау органнары искә төшерә: Юл-транспорт һәлакәте урыныннан качып китү — җитди административ хокук бозу санала. Моның өчен закон буенча түбәндәге җәзалар каралган:

  • Транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан 1 елдан 1,5 елга кадәр мәхрүм итү;
  • Яки 15 тәүлеккә кадәр административ арест.

Игътибарлы булыгыз! Юлларда иминлек сездән башлана.

 

Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас