Новости
18 Июля , 07:05

Маңгаеңа ни язылган...

— Апа, Гөлия суга баткан, эзлиләр! — дип кычкырды энем Илмир, керә‑керешкә. Бакчадагы эшемне ташлап, аның артыннан йөгердем

Маңгаеңа ни язылган...Маңгаеңа ни язылган...
Маңгаеңа ни язылган...

Күл буе тулы халык, ир‑егетләр бер‑бер артлы суга сикерә. Эзлиләр. Җыелган халыкның күзләрендә курку, көтү, өмет... Ләкин бу инде саламга ябышу кебек кенә, чөнки вакыт искиткеч тиз тәгәри. Су астындагы кешене санаулы минутлар эчендә коткара алмасаң, үпкәсенә су тулып, ул үлә...
Ярдагы халык ишәй­гәннән‑ишәя. Шәфкать туташы да әзер тора, коткару хезмәте дә килеп җитте. Байтак вакыт узды.
Бер мәлне күл янындагы киеренкелекне тагын да көчәйтеп, сыер савучылар төялгән машина яр буена килеп туктады. Араларында Гөлиянең әнисе Зөһрә апа да бар. Ул инде ишеткән, тыны капкан,  җан‑фәрман суга ташланырга омтыла.
— Кызым, Гөлиям, син кайда? — дип ачыргаланып баласын чакыра. Күзләре тиле кешенекедәй зур булып ачылган, чәче‑башы тузган. Кемдер аны тынычландырырга азаплана, иңнәреннән коча. Ләкин бу инде алай тиз генә аңыңа китерә торган халәт түгел. Үтә кызганыч хәл, ирексездән барыбызның күзенә яшьләр ты­гыла...
Караңгы төшкәнче дәвам итте күрше кызын күл төбеннән эзләү. Без, туганнар, күршеләр, ул төнне керфек тә какмадык. Бу хәлне тик­шереп, шаһитлар белән сөйләшеп чыктык.
— Ник кергәннәр соң алар эчкә, йөзә белмәгәч?
— Кем гаепле соң сабый үлемендә? — сорауларга җавап табылмады.
Соңгы минутларда янында булган кызлар көчле стресс кичергән. Юньләп берни аңлаталмыйлар, елыйлар, качалар. Ул заманда тирә‑якта психолог‑фәлән бармыни инде? Хәер, күпме генә бәргәләнмә,   соң инде! Гөлияне кайтарып булмаячак...
Икенче көнне иртүк, көтү китү белән, курка‑курка күл буена ашыктык. Ул әллә ни артык зур түгел. Каракучкылланып, тын гына җәйрәп ята. Су өстендә бер генә дулкын да юк. Гаебен таныган кеше сыман артык тыныч тоелды ул миңа. Өрфиядәй томан пәрдәсе кояш нурлары күренү белән эреп юкка чыкты. Ә кояш: «Минем сездә, кешеләрдә, эшем юк», — дигәндәй, иренеп кенә биеккә күтәрелде. Ләкин безнең өчен дөньяның бер яме дә калмаган төсле тоелды. Йөрәккә таш бастырып куйдылар мыни — барыбызга да чиксез кыен. Уйлар, сөйләшүләр гел бер тирәдә кайный.
Бу күлдә электән үк күп кеше батып үлгәне турында сөйләгәннәре бар. Әллә төпсез микән, дигән сүз дә йөри. Чындырмы‑ялгандырмы, кайчандыр анда батып үлгән бер кыз гәүдәсе күрше авыл күленнән калкып чыккан. Су асты елгалары бар ди, имеш. «Күл үзенә йота», — дигәнне дә ишеткән бар.
Коткаручылар инде эшләрен башлап җибәргән. Ул да булмады, гәүдәне ярга чыгарып салдылар. Тагын елаш китте... Мин кечкенәдән үлектән бик курыктым, шуңа барыннан да аерылып, кайтып киттем.
Миңа ул вакытта 19 яшь иде. Башкалада университетта укыйм. Җәен — авылда. Тавык чүпләп бетмәслек эш. Иртәннән кичкә кадәр вак‑төяк мәшәкать белән үтә вакыты авыл кешесенең. 
... Һәлакәт буласы көнне, кичкә каршы, су җылытып, бакчада кер юарга исәпләдем. Аннан әле түтәлләргә су сибәсе, көтү каршылыйсы бар. Әни — колхоз эшендә.
Капкадан бер төркем кыз килеп керде.
— Әһә, Әнисә тагын эш белән мәшгуль, — диде кайсыдыр минем турыда.
— Әйдә, бераз ял иткәннән берни булмас, көтү кайтканчы тиз генә су коенып кайтабыз, — диде икенчесе.
— Минем эш бик күп бүген, кызлар, аннан беләсез ич, мин су керергә бер дә яратмыйм.
Чынлап та, туганнан алып хәзергәчә су коенуны җенем сөйми. Куркам! Буада бер малай ахирәтем белән утырган салны кинәт әйләндереп җибәрде. Батып үлә яздым.
Шуннан соң бөтен бала‑чага күлдә, елгада рәхәтләнеп су коенганда да мин бармый кала килдем. Әле дә шулай.
...Сөйләүләре буенча, дүрт кыз күлгә кергән, өч яшьлеген яр буенда  күлмәкләре өстенә утыртып куйганнар.
— Зәйфә, шушында гына утыр, безнең арттан кермә, яме, — дигән апалары.
Үзләре кулга‑кул тотынышканнар да эчкә атлаганнар. Нигә? Нәрсә күрәселәре килеп? Араларында Гөлия — иң кечесе. Су муенына хәтле җиткәч, 21 яшьлек күрше кызы Фәнзилә аны аркасына кочтырган. Нигә араларында берәү дә эчкә керүне туктатмаган?
... Куркыныч минут саен арта гына барган. Бер мәлдә Гөлия Фәнзиләнең аркасын тырнап, суга төшеп киткән. Аны тартып алам дигәндә генә тегесе дә бата башлый. Чоңгыл кебек җир булгандыр инде, күрәсең. Фәнзилә тырмашып чыккан.
Ә Гөлия бер батып, бер калыккан да, яңадан төшеп югалган. «Коткарыгыз!» — дип кычкыра да алмаган, бахырың. Хәер, бу вакытта ярда беркем дә булмаган, юлдан беркем дә үтмәгән шул. Гөлиянең гомер таңы киселергә сәбәп булгандыр...
Курыкканнар, өстерәп чыгара алмаганнар. Араларында яхшы йөзүче дә булмаган. Суга кергәнче, йөзәргә өйрән дә бит! Каушаганнар, югалып калганнар...
Минем энекәш белән аның дусты Зәбир берничә минуттан соң гына күл борылышыннан пәйда булган. Чыр‑чуны ишетеп, йөгерешеп барганнар да суга чумганнар. Тагын берничә малай аларга кушылган. Ләкин...
Бу хакта аларны да, шаһит булган кызларны да кабат‑кабат сөйләттек. Гаепләү дә булды, кычкырышу, күз яшьләре... Судка биреп булмый.  Хәтта милиция хезмәткәрләре тикшергәнне дә хәтерләмим. Юктыр.
Ул көннәрдә күргәннәр кино кадрлары кебек һаман да аерым ачык истә.
Күршеләрем гаиләләре белән мине дә бу үлемдә гаепле санады. Хәтта мин үз‑үземне эттән алып эткә салып битәрләгәнем исемдә. Кеше кайчак ниндидер бер җинаять эшендә турыдан‑туры гаепле булмый. Тик урау‑урау юлларны, катнашкан һәм янында булган кешеләрне берәмтекләп тикшерә башласаң, хакыйкать тулысы белән ачыла.
— Эх, Әнисә, нигә алар белән бергә күл буена төшмәдең син? — диде Зөһрә апа, ачыргаланып. — Араларында булсаң, мондый хәлгә юл куймас идең. Сине һичшиксез тыңларлар иде.
Шул чакта оятымнан җир убылса, төшеп китәр идем, валлаһи! Билгеле, туктаткан булыр идем андый башбаштаклыкны. Ә шулай да бу мәлдә мин Зөһрә апаның кичерешләрен аңлап та бетермәгәнмендер әле. Кем белә нәрсә буласын? Эх, дибез кайчак, үкенәбез. Ләкин маңгаеңа ни языл­ган бит...
Тугач та бердәнбер кызым фәрештә сыман теге дөньяга очып киткәндә, кече улымны үлем тырнагыннан көч‑хәл белән йолып алганда гына аңладым мин мондый кайгының нинди тирән икәнен. Барын да җиңеп, кичереп була. Әмма үлем, бигрәк тә үз балаң үлеме кадәр олы кайгы юктыр бу дөньяда...
...Фаҗига булырга бер атна элек без Гөлия белән җиләккә бардык. Икәүдән‑икәү генә. Тау буйларын аркылы‑буй урадык, җиләк юк кына бит. Сөйләшеп йөри торгач, ерак кына урманга барып чыктык.  
— Әйдә, эчкәрәк кереп карыйк әле, Әнисә апа, җиләксез өйгә кайтасы килми бит, — диде юлдашым.
— Юк. Куркыныч, — диясе дә бит.
Ирексездән аңа иярдем. Ул як урманнар егермешәр чакрым ераклыктагы башка район авылларына барып тоташа. Нинди генә агачлар үсми анда: сылу каеннар, солдатлардай төз имәннәр, очлары күкне айкаган нарат‑чыршылар, йомшак кәүсәле усаклар.
Алар арасында абагалар куе булып, агачлар белән ярышкандай, биек булып үсә. Ләкин зур‑зур ачык аланнар да килеп чыга. Нинди генә якты төсләр юк ул аланнарда. Чәчәкләр бар да ачык, янып торган төстә. Тик без эзләгән җиләкнең кызылы да, яшеле дә юк. Чәчкә атканда бик каты суыклар булды. Барын да бәреп‑сугып бетергән. Алай да, ниндидер могҗизага ышанып, һаман йөрибез, сөйләшәбез, утырып ял итәбез. Үзебез белән алган икмәк һәм су белән тамак ялгап алабыз.
— Әнисә апа, ә син кайчан Уфага китәсең? — дип сорады Гөлия.
— И‑и, үскәнем, әле каникуллар бетәргә айдан артык вакыт бар, — димен сак кына, ник соравын аңламыйча. — Бер дүрт-биш көн алданрак китәрмен дип торам. Югыйсә, тулай торакта бүлмәм югалырга мөмкин.
— Шулкадәр шәһәр күрәсем килә, алып барасыңмы? Үскәч, минем дә син укыган җирдә укыйсым килә.
— Уйларбыз әле. Әти‑әниең ни әйтә бит.
Үзем аңа Уфа турында, ничек укуыбыз, Салават Юлаев һәйкәле янына, кино һәм театрга еш баруыбыз хакында сөйлим. Ул йотлыгып тыңлый, кызыксына. Келт итеп исемә төшә шулчак: нәкъ аның яшендә университетта уку теләге туды ич миндә.
Шулай йөри торгач, шактый эчкә кергәнбез, ахры.
— Апа, әллә адаштыкмы соң, һаман авыл күренми? — дип сорады пошынып Гөлия.
Озынча ябык гәүдәле, коңгырт зур күзле иде ул. Чәчләре карарак, куе, кыска  итеп киселгән иде кебек. Зур кешеләрдәй җитди фикер йөртә үзе. Кайчак артык күп сорау­лар биреп аптыратып та бетә.
— Юк, юк, менә бу ешлыкны чыксак, урман бетә...
Үзем эчемнән курыкканымны сиздермим. Мин бит бу як урманны яхшы беләм, шуңа исемә төшерә‑төшерә алга атлыйм. Әле мин кечкенә чакта печән чаба иде әниләр бу тирәдә.
Шулай бер үк җирләрне кабат‑кабат урый торгач, агач‑куаклар дөньясын ерып, тау битенә килеп чыктык. Ә аннан атлавы җиңелрәк инде. Гәрчә өебезгә кайтып җитәргә ерак булса да. Шунда нык ачыкканыбызны тойдык. Аякларыбыз бүрәнә сыман, атларга ирек бирми.
Җиләк булмагач, кочагыбызга ромашка, мәтрүшкә җыйдык. Талчыккан кулларга алар да бик авыр сыман тоелды.
...Өйгә кайтып кергәндә көн ярыйсы гына кичкә авышкан иде. Әниләр кичке савымга киткән булып чыкты. Алар, безне югалтып, кайгырганнар. Соңыннан бик каты эләкте үзебезгә. Бигрәк тә миңа, инде җитеп беткән кызга. Көн буе бала ияртеп ни эшләп йөргәнмен, имеш тә? Курыкмыйча?
Үлемгә китергән сәбәпләрне ачыклаганда, безнең бу сәяхәт тә, Уфага бару турындагы хыяллар да тикшерелде. Фаҗига буласы көнне Гөлия өч тапкыр кибетне ураган. Барган саен күлмәкләрен алыштырган. Анда якын гына туганнары сатучы булып эшли иде. Ул апага Гөлия гел булышырга төшкән. Бу көнне дә ул анда ярдәмләшеп йөргән. Бөтен сәбәпләр дә кешенең үләр алдыннан йөрәге җилкенүе итеп кабул ителде. Ул бала ярдәмчел, җитез, күндәм булып хәтеребездә уелып калды.
...Бу хәлләр ярты гасырга якын элек булды, тик гел хәтергә төшеп, шомландырып тора. Ул күлдә күптән инде беркем су керми. Үрдәк‑казлар да йөзеп йөрми хәтта. Курыкканнан түгел, башка сәбәпләр... Әллә замана үзгәрә, әллә без үзебез башкача яшибез бу якты дөньяларда?
Гөлияне югалтканнан соң Зөһрә апа берничә ел уйга бирелеп йөрде. Кешеләр белән аз сөйләште. Эченә бикләнде. «Кайгы болыт түгел, аны җил белән куып булмый», — диләр. Вакыт узу белән, тормыш итә‑итә генә ул бераз тоныклана, тарала төшә.
Алар гаиләсендә тагын бер кыз бала — Дилә дөньяга килде. Ул вакытсыз бакыйлыкка күчкән Гөлия урынын алмады, билгеле. Һәр бала үз бәхете, үз тәүфыйгы белән туа бит. Күршеләрнең өч кызы да үсеп җитте, оя корды, балалар тапты. Аларның дус, бердәм булып, әти‑әниләренә һәрчак терәк булып яшәүләренә күңел сөенә.

Әлфия Шәйхлисламова

Автор:Алсу Ибрагимова
Читайте нас