Новости
17 Июля , 07:15

Җанны да дәвалыйлар

Вакытның башкача ага торган урыннары бар. Хастаханә коридорлары — шундый урыннарның берсе. Биредә социаль статуслар, вазыйфалар һәм банк счетлары югала, кеше иң мөһим сорау — яшәү мәгънәсе белән япа‑ялгызы кала.

Җанны да дәвалыйларҖанны да дәвалыйлар
Җанны да дәвалыйлар

1нче шәһәр хастаханәсендә чиксез шәфкатьлелекне бер­ләштерүче очрашу булды. Баш табиб Илдар Гәрәев, имам Илгиз Сәгъдиев, протоиерей Димитрий Минибаев һәм «Игелек планетасы» иҗтимагый хәрәкәте кураторы Елена Вәлиәхмәтова өстәл артында бер хакыйкать турында сөйләште — кешенең йөрәк теле турында. Әңгәмәнең уртак нәтиҗәсе заманча медицина өчен бәлки, гадидер дә, шул ук вакытта яңалык буларак та яңгырый: кешене тулаем дәваларга кирәк.
Медицинада дәвалауның нәти­җә­лелеген кан анализы,­ яшәгән көннәр саны һәм авыртуны басу белән үлчәргә гадәтләнгәнбез. Дарулар тәнне коткара, үпкәләргә сулыш бирүче аппаратлар эшли, хирург пычагы шешне кисеп ала. Бу салкын акыл таләп итүче титаник хезмәт. Әмма приборлар тынгач һәм билгесезлектән курку тынны куырганда, авыруга өмет инъекциясе кирәк. Нәкъ менә иман, ягымлы һәм ихлас сүзләр яшәү теләген кайтара.
Бу фәлсәфә теория генә түгел инде. Ул хастаханә палаталарында һәркөн эшли. «Игелек планетасы» волонтерлары — олы йөрәкле тыйнак кешеләр — көн саен иң авыр хәлдәгеләр янына килә. Алар урын өстендәге хасталарга памперслар, чиста су һәм көнкүреш ярдәме генә күрсәтеп калмый, кайчак иң яхшы даруга әверелүче җылы сүз, күтәренке рух бүләк итә. Бүгенге көндә волонтерлар ятактан тора алмаучыларны карауны үз өстенә алган. Юындыру, урын‑җир алыштыру, кулын тотып янәшә утыру — бу гаять зур миһербанлылык һәм түземлелек таләп итә. Табиблар да бәяләп бетергесез ярдәм ала, чөнки медицина дәвасына, әкияттәге тере су кебек, шәфкатьле сүзләр өстәлә.
Ирекле Ольга Зинченко шифа көчен статистикадан яхшырак исбатлый. Ольга башкаларга ярдәм итәргә дип волонтер булып килгән, хәзер инде ул хастаханәдә кече медицина персоналы хезмәтен башкара.
Очрашу инициатор­ларының планнары киләчәктә һәрбер авыруга, дәвалау процессының аерылгысыз өлеше буларак, үз дине руханиеның рухи ярдәмен алу системасын булдыру. Чир безне тәмам яклаучысыз итә, һәм андый мизгелдә дога — ул ритуал түгел, ә ярдәм сорап кычкыру.
Медицина, кешелеклелек һәм дога берләшкәндә, чир һичшиксез чигенер.

Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас