Новости
16 Июля , 06:54

Әзерлек тикшерелде

«Теплоэнерго»ның 16нчы пар казанлыгында комплекслы өйрәнүләр узды

Әзерлек тикшерелдеӘзерлек тикшерелде
Әзерлек тикшерелде

Чараның төп максаты — предприятиенең һәм гадәттән тыш хәлләр хезмәтләренең түгелгән нефть продуктларын җыю буенча әзерлеген тикшерү.
Өйрәнүләр сценарие буенча, резервуар кинәт җимерелү нәтиҗәсендә ягулык тышка агып чыккан. Вакыйга урынына килгән «Теплоэнерго»ның оператив төркеме бөтен бикләрне ябып, мазут хуҗалыгын уттан өзде. Нефть продукты түгелгән урын киртәләнеп алынды. Җитештерү процессында катнаш­маган хезмәткәрләр имин ераклыкка эвакуацияләнде. Зыян күргәннәргә предприятиенең санитар посты беренче медицина ярдәме күрсәтте һәм аларны ашыгыч ярдәм бригадасына тапшырды.
Аеруча игътибар куркынычсызлыкка юнәлтелде. Авария‑техник командасы һавада шартлау куркынычы тудыручы парлар булу‑булмавын даими күзәтеп торды. Һавада газ булуы ачыкланганда, эшләрне сулыш органнарын саклау чараларында үткәрергә кушылды.
Мазут хуҗалыгы биләмәсендә, янәсе, янгын чыга. Гадәттән тыш хәл урынына килгән 38нче янгын‑коткару часте шәхси сос­тавы «утны» сүндерде.
Уфаның «Экоспас» авария‑коткару отряды нефть продуктларын локальләштерү һәм савытларга җыю эшен җәелдерде. Пычранган туфрак махсус техника ярдәмендә вакытлыча саклау мәйданчыгына күчерелде. Ары таба аны утильләштерүне подряд оешма үз өстенә алды. Ягулык түгелүне бетерү буенча гамәлләр тәмамлангач, техник хезмәткәрләргә котельня биләмәсендә тергезү эшләрен башларга кушылды.
— Нефть продуктлары — иң куркыныч матдәләрнең берсе булып тора. Аларның читкә агып төшүен кисәтү һәм бетерү буенча комплекслы өйрәнүләр үткәрү планетабызның иминлеген тәэмин итү өчен мөһим. Барлык хезмәтләр һәм оешмаларның уртак тырышлыгы гына аварияләрдән саклануны тәэмин итә һәм җитди экологик һәм икътисадый нәтиҗәләрне булдырмый кала ала. Куелган бурычлар гамәлдәге план нигезендә уңышлы үтәлде, — дип сөйләде «Теплоэнерго» инженеры Эльвира Кашапова.

Әзерлек тикшерелде
Әзерлек тикшерелде
Әзерлек тикшерелде
Автор:Алсу Ибрагимова
Читайте нас