Новости
16 Июля , 07:04

Туган як җылысы көч бирә

Үзәк китапханәдә кунакта «Була» һәм «Төньяк» позывнойлы яугирләр булды.

Туган як җылысы көч бирәТуган як җылысы көч бирә
Туган як җылысы көч бирә

Чәй табыны артында узган җылы очрашуда төрле сораулар яңгырады. Ир-егетләр, чын хәрбиләргә хас булганча, аларның барысына да кыска һәм төгәл җавап бирде. Алгы сызыкта якташларның ярдәме мөһим булуын белдерде.
— Махсус хәрби операция биләмәсенә гуманитар ярдәм килеп тора. Посылкалардан туган як җылысы бөркелә сыман. Тылдагыларның булышуын тою көч бирә. Балалар язган хатлар күңелләрне күтәреп җибәрә, — диде сугышчылар.
«Була» очрашуга хатыны Алинә һәм ике баласы белән килгән иде.
— СВОда катнашуым тормышка булган карашымны үзгәртте. Гаиләмнең, якын кешеләремнең кадерен тагын да ныграк белергә өйрәндем. Тормыш кыйммәтләрен ныграк аңлый башладым. Җаваплылык хисе арта төште, — диде яугир.
Өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә алынган шәһәрдәшебез билгеле сәбәпләр аркасында кире кайтарылган була. Әммә озакламый ул кон­тракт буенча кабат алгы сызыкка юллана.
Алинәдән иренең бу җитди карарын ничек кабул итүен сорадым.
— Әлбәттә, башта күңелгә авыр булды. Әмма Булат яу кырында калган иптәш‑дуслары өчен бик борчылды, үзенә урын таба алмады. Ул намусы кушканны эшләде. Аның белән бергә кире кайтарылган сугышчыларның күбесе шундый ук юлны сайлады, — диде ул.
— Гаиләгезнең яшәү рәвешенә нинди үзгәрешләр керде?
— Балаларны тәрбияләү, өйне карап тоту һәм башка күп төрле эшләр минем өскә генә калды. Шкаф күчерергә дә, кадак кагарга да, мангалда ит кыздырырга да өйрәндем. Ә инде колачлы мәсьәләләрдә тормыш иптәшем белән киңәшләшәм. Элемтәдә өзеклекләр юк әлегә, еш аралашып торабыз. Шулай да, бервакыт ул задание үтәргә киткәч, ике атна дәвамында сөйләшеп булмады. Бик авыр иде, үземне кая куярга белмәдем. Бигрәк тә балалар әтиләрен сагына. Аның отпускага кайтканын зур бәйрәм кебек көтәбез. Мондый көннәрдә сабыйлар аңардан бер адым да китми. Әтиләрен озату бик моңсу, исән‑имин кайтуын теләп калабыз.
«Төньяк» позывнойлы сугышчы да үз тарихын сөйләде. Себер якларында төзелеш фирмасында эшләгән шәһәрдәш якыннарын борчымас өчен, Саклану министрлыгы белән килешү төзүен берникадәр вакыт узгач кына әйткән. Алышлар вакытында ике тапкыр яраланган. Соңгысында, ярты ел элек, каты яраланып, Мариуполь, Ростов, Владикавказ госпитальләрендә дәваланган. Әле яугир туган ягында тернәкләнә. Туганнары, балалары аның исән кайтуын теләп көткән.
Очрашу ахырында китапханә хезмәткәрләре сугышчыларга җылы теләкләрен җиткерде, балаларга кечкенә күчтәнәчләр тапшырды. Түгәрәк өстәл артындагы җанлы аралашу хатирәсе күңелләрне озак җылытып торыр әле.

 

Хәрби хезмәткәрләр сафына басарга һәм Ватанны якларга теләүчеләр Ленин проспекты, 49 адресы буенча Октябрьский хәрби комиссариатына (телефон: 4‑19‑45, көн саен эшли) һәм контракт нигезендә хәрби хезмәткә чакыру буенча шәһәр штабына мөрәҗәгать итә ала. Телефоны: 8‑937-8569880. Моннан тыш, БПЛА бүлекчәләре сафларында хезмәт итү турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтында яки 122 номеры буенча алырга була.

Автор:Алсу Ибрагимова
Читайте нас