Новости
16 Июля , 06:46

Китапханә янә ишек ача

Октябрьскийда уникаль мәдәни киңлек барлыкка киләчәк

Китапханә янә ишек ачаКитапханә янә ишек ача
Китапханә янә ишек ача

«Гаилә» милли проекты кысаларында узган бөтенрусия конкурсында җиңеп, шәһәрнең 1нче китапханәсе балалар өчен «Девон риваятьләре» дип исемләнгән мәдәни‑агарту үзәге төзүгә федераль субсидия алды. Шәһәрдән бирелгән гариза 303 иң яхшы эш арасына кергән.
Үзәкләштерелгән ки­тапханәләр системасы директоры Ләйсән Гарипова булачак үзгәрешләр, планнар турында сөйләде.
— «Девон риваятьләре» проектының асылы гап‑гади, шул ук вакытта аның нигезендә тирән фәлсәфә ята. Октябрьскийның язмышы девон нефтеннән башлана. Яшь буында кече ватанга мәхәббәт уяту өчен безгә ачкыч табу кирәк. Шуңа да аларны биналардагы бизәкләр, шәһәр ландшафты, риваятьләр дөньясына сәяхәт аша туган якны өйрәнергә чакырырбыз, бергәләп «кара алтын»ны эзләрбез, «кояш шәһәре» урамнарына алтын тамчылар сипкән «фонтан» серен ачарбыз, «Девон риваятьләре» интерактив экспозициясе, балалар лекториясе, «Нефть алхимиясе» лабораториясе, «АртеФакт» иҗат остаханәсе оештырырбыз дип планлаштырабыз.
Бүгенге көндә китап­ханәдә эшләр гөрләп бара. Хәте­регездә булса, китапханә ике катлы йортта урнашкан. Элеккеге агач тәрәзә рамнары, искергән ишек‑идәннәр китап йортын бер дә бизәмәгән икән. Боларның барысын да яңартылганнан соң, аерманың җир белән күк арасы икәнен аңлыйсың! Иң мөһиме электр үткәргечләр һәм җылыту системалары, ишек-тәрәзәләр алыштырыл­ган. Ә ремонттан соң бизәү эшләре искитмәле булачак!
Кунакларны ясалма үсен­теләрдән торган фитодивар каршы алачак. Колонналарны динозаврларның һәм башка борынгы хайваннарның күләмле модельләре белән бизәргә җыеналар. Бүлмәдә Октябрьский сызымнары, иске фотолар, шәһәр гербы да урынын табар. Музей почмагы булдырырга, анда китапханәнең ретро‑зонасыннан кайбер предметларны урнаштырырга тели китапханәчеләр. Мәсәлән, китаплар куелган этажерка, иске китап шкафы, түгәрәк өстәл, борынгы телефон, күкеле сәгать. Әлеге алым совет китапханәсе атмосферасына алып керәчәк.
Кунаклар өчен ике компьютер эш урыны җиһаз­ландырылачак, зур китап киштәсе телевизор, уңайлы модульле диваннар һәм журнал өстәле, мәгълүмат материаллары стенды, аудиокитаплар тыңлау һәм тыныч кына уку өчен шар‑формасындагы кресло, көйләнә торган модульле өстәлләр, уңайлы урындыклар куелачак. Стена буйлап китап киштәләре һәм инструментлар саклау шкафлары, мобиль стеллажлар урнашачак.
Киштәләрдә янып торучы колбалар, төрле төстәге сыеклыклы пробиркалар, үлчәү, ком сәгатье һәм нефть вышкасы макетлары чын алхимия лабораториясе эффектын тудырачак. Шулай ук микроскоп, танып‑белү дәресләре һәм фәнни шоу стилендә демонстрацион тәҗрибәләр үткәрү өчен реквизит һәм җиһазлар булачак.
Киләчәк технологияләре белән тулыландырылган балалар уен зонасы ачылачак. Интерактив идән, сенсорлы өстәл, планшет, өстәл уеннары ярдәмендә укуны җиңел генә уенга әйләндереп булачак.
Китапханәгә килүчеләрне шулай ук гаилә белән ял итү һәм мастер‑класслар зоналары, вакытлы матбугат почмагы, тәҗрибәләр һәм фәнни экспериментлар, иҗади остаханәләр дә көтәчәк.

 

Китапханә янә ишек ача
Китапханә янә ишек ача
Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас