

Комсомольский күле яр буенда шәһәр халкы өчен ял итүнең яңа ноктасы барлыкка килде. Юбилей елында октябрьскийлыларга һәм кунакларга тагын бер менә дигән бүләк!
Май башында эшмәкәрлек сәгатендә Арслан Мөхәммәтшин күл территориясендә шәһәр халкының ялын оештыру проекты белән мөрәҗәгать итте, дип яза үзенең социаль челтәрендә хакимият башлыгы Алексей Пальчинский.
Ике ай вакыт узуга, шәһәр уртасындагы күлдә яңа пирс пәйда булды. Ял зонасын төзү идеясе партнерларның да күңеленә хуш килгән — «Басэт» җәмгыяте хезмәткәрләре Рамил Шәрипов җитәкчелегендә конструкцияләр төзүдә булышкан, ә проект махсус институтта эшләнгән.
Хәзер күлдә буенда ял итүдән тыш көймә һәм катамаранда йөзәргә була. Прокат пункты тест режимында инде эшли башлады, һәм беренче теләүчеләр су транспортын сынап карарга да өлгерде.
Ял итүчеләр өчен уңайлы булсын өчен, яр буенда шулай ук кечкенә кафетерий ачылачак. Анда шәһәр халкы су транспортына аренда бәясен түли һәм салкын эчемлекләрдән ләззәтләнә алачак. Бизнес һәм власть тырышлыгы нәтиҗәсендә, Комсомольский күле тулы канлы туристик зонага әверелә.