

Мондый бәхет кемгә генә тия әле ул? Әйтүе генә җиңел, җитмеш ел бит ул үзе бер кеше гомере. Әнә шул озын елларны матур итеп, сынатмыйча яши белү дә — зур мәртәбә.
Онытылмый балачак
Гаилә башлыгы Хөсәен Гайнетдин улы шушы бистәдә тугыз балалы тату гаиләдә җиденчесе булып дөньяга килгән. Җәләевлар зур хуҗалык тоткан: ат, сыер, сарык, кош‑корт асраган. Гаилә, мал‑туарны туендырыр өчен, бодай, арыш, җитен чәчкән, күп итеп бәрәңге утырткан. Үз куллары белән җитенне тукып, кием теккәннәр, сарык тиресен эшкәртеп, тун иткәннәр.
— Башта кайры туннар абыйапаларга тегелде. Миңа чират җиткәндә тиренең калдыклары гына кала иде. Җиңнәре ак, арты‑алды кара тунны киеп алгач, мин, мөгаен, тирә‑яктагыларга саесканны хәтерләткәнмендер, — көлеп искә ала Хөсәен бабай. — Ничек кенә булмасын, әти‑әни безне кешедән ким‑хур итмәс өчен иртәдән‑кичкә кадәр ал‑ял белми эшләде. Әтки тирә‑яктә бердәнбер мич чыгаручы иде. Хезмәтенә ихтыяҗ зур булды, бик ихтирам иттеләр үзен.
Сугыш чоры баласы ул вакытның бөтен авырлыгын үз җилкәсендә кичереп үсә. Кызганычка, сугыш афәте алар гаиләсен дә читләтеп үтми. Фронтка алынган абыйлары — Хафизетдин белән Миргасыйм яу кырында батырларча һәлак була.
Кавышкан мәл
Заетта 10 сыйныфны тәмамлап, Хөсәен «Башнефтегеофизика» трестының Туймазы геофизика конторына эшкә урнаша.
Ул заманда, урып‑җыю чорында, предприятиеләрдән колхозларга барып, булышу гадәте була. Хезмәттәшләре белән «Беренче май» совхозына ярдәмгә килгән Хөсәен белән Хәлимә нәкъ шунда таныша. Ашханәдә бөтерелгән кызыкай тиз арада егетнең күңелен яулап ала. Яшьләр дуслашып, очрашып йөри башлый.
Хәлимә тумышы белән Илеш районы Сеңрән авылыннан. Әнисе белән Соцшәһәргә эшкә урнашкан абыйсы янына күчеп килгән. Хәзерге Аксаков урамында төзелгән баракларның берсендә яшиләр.
— Без килгәндә анда ялан, бушлык иде. Бераздан якында нефть техникумы калкып чыкты. Соңыннан түбән вольтлы аппаратура һәм фарфор заводларын төзеделәр, баракларны сүттеләр, — дип хәтерли ул.
1956 елда яшь пар никах укыта. Хәлимә апа Җәләевларның ишле гаиләсенә килен булып төшә. Ике елдан алар никахларын рәсмиләштерә һәм шул ук елны яшь гаилә башлыгын армиягә алалар. СССР белән Япония арасында салкын мөнәсәбәтләр сакланган чор. Шунлыктан аның хәрби хезмәте ике ел урынына дүрт елга сузыла.
Эшләп узган гомер
Туган якларына әйләнеп кайткан ир‑егет элеккеге эшенә урнаша. Янә республиканың төрле почмакларына командировкалар башлана. Бригадалары белән бораулау урыннарына чыгып, лаборатория‑станциядә тикшерү үткәрәләр, нефть барлыгын‑юклыгын ачыклыйлар. Кайчак техника үтәрлек булмаган урман‑кырлар арасындагы скважиналарга җәяү барырга туры килә. Хәстәрлекле хатыны, һәрвакыт атна буена җитәрлек ризык белән рюкзагын әзерләп, ирен юлга озата.
Яраткан эш урынында Хөсәен Җәләев 36 ел көч сала. Озак еллар намуслы хезмәте өчен ул «Хезмәт ветераны» медале, биһисап мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Социалистик ярышларда актив катнашып, җиңү яулый. «Коммунистик хезмәт ударнигы» билгесенә ия.
Бай тәҗрибәсен ул яшьләр белән ихлас уртаклаша. Коллективта аны хөрмәт итеп, «аксакал» дип йөртәләр. Нинди эшкә тотынса да, бөтенесен дә булдыра ул. Машина, сәгать, балалар уенчыгы булсынмы, барын да ремонтлый, төзәтә. Киез итек басу, хайван тиреләре эшкәртү, мич чыгару, умарта тоту — шөгыльләрен санап бетергесез. Нәселдән килгән осталыкларны үз чиратында улына да тапшыра. Хәлим җизнәсе Инзар белән умартачылык эшен дә дәвам итә.
Хәлимә апа да уңган‑булганлыгы белән тормыш иптәшеннән калышмый. Шәһәрнең юл ремонтлау конторында, тегү фабрикасында, түбән вольтлы аппаратура, «Автоприбор» заводларында тырыш хезмәт куя. Лаеклы ялга чыккач та әле эштән туктамый, элеккеге «Березка» профилакторие ашханәсендә эшли. Кайда гына мәшгуль булмасын, аны һәркайда хөрмәт итәләр. Хезмәт чорында лаек булган төрле дәрәҗәдәге бүләкләре аның үрнәкле эшен дәлилли.
Хәләл җефетенең эшендәге уңышларында аның да өлеше бар. «Мин атна буе командировкаларда йөргәндә бар хуҗалык эшләре Хәлимә өстендә иде. Балаларны да тәрбияләде, әти‑әнигә дә кадер‑хөрмәтен кызганмады. Миңа гомер буе терәк, таяныч булды. Эштән кайнар ашы, ачык йөзе белән каршы алды», — диде рәхмәт хисле Хөсәен бабай.
Бәхетле гаилә сере
Җәләевлар гаиләсендә өч бала үсә: Светлана, Әминә, Хәлим. Ата‑ана аларга югары белем биреп, зур тормыш юлына бастыра. Өчесе дә күркәм гаилә корып, балалар үстереп, туган якларында тырышып дөнья көтә.
Хөсәен бабай — унынчы, тормыш иптәше тугызынчы дистәсен вакласа да, бирешми алар картлыкка. Шат, күтәренке кәеф белән яшиләр. Уттай янып торган күзләрендә тормышка булган чиксез мәхәббәт чагыла.
— Төрле чаклар булды. Бар авырлыкны да бергәләп җиңдек. Бөтен эштә бергә булдык. Хөсәен агачның юан башын күтәрсә, мин нечкә ягына тотындым. Эшне бүлеп тормадык, һәрвакыт бер‑беребезгә ярдәм иттек, — диде Хәлимә әби.
Агалтын гаилә юбилеен каршылаучы пардан озак еллар бергә тату яшәүнең серен дә белештем.
— Бер‑береңне хөрмәт итеп, кадерен белеп, яратып, үзара аңлашып, килешеп яшәү, — диде әбекәй.
— Бездән беркайчан кеше өзелмәде. Йорт ишеге ачык булды, кем килсә дә, якты йөз белән каршы алдык, — дип хәләленең сүзенә кушылды тормыш иптәше.
Бүгенге көндә алар балалары тәрбиясендә бәхетле гомер кичерә. Оныклары, оныкчыклары өчен дә өзелеп торалар, аларның уңышларына ихлас сөенәләр. Барысы бергә кайткан чакта төп йортта утызга якын кеше җыела.
— Инде үзебез әби‑бабай булсак та, инәки‑әтки кочагына сыенып яши алуыбыз белән чиксез бәхетле. Төрле мәсьәләләр буенча әле дә булса алар белән киңәшләшәбез. Әтки йомшак күңелле кеше, тавыш күтәреп эндәшкәнен хәтерләмим дә. Үскән чакта безгә китапларның, киноларның эчтәлеген кызык итеп сөйли иде. Әле дә хәтере бик яхшы. Инәки исә таләпчәнрәк булды, тәртип, чисталык яратты. Аларның төпле тәрбиясе безгә зур тормышта нык ярдәм итте. Кадерлеләребез үрнәгендә үз гаиләләребезне төзедек, балаларыбызга алар өйрәткәнне сеңдерергә тырыштык, — дип сүзгә кушылды кызлары Светлана.
Җәләевлар Нарышта 70 ел парлы гомер кичерүче бердәнбер пар. «Бистәдәшләр аларны бик хөрмәт итә. Урамда очраган һәркемнең иң беренче сүзе әти‑әнинең исән‑саулыгын сораудан башлана. Сәламнәр, җылы теләкләр юллыйлар. Хәлләрен белергә дә еш кына киләләр», — диде кызлары Әминә.
Олы яшьтә булуларына карамастан, Хөсәен ага белән Хәлимә әби биш намазын калдырмыйлар, дини һәм әдәби китапларны яратып укыйлар. Балаларга, онык‑оныкчыкларга хәер‑фатыйхада, догада тора алар. Чал чәчле якташларыбыз ил‑көннәргә тынычлык тели.
Алар кебек тугрылык, сабырлык белән тигез гомер итүче парлар яшьләргә генә түгел, барлык гаиләләргә үрнәк булып тора.
Алсу ИБРАҺИМОВА