

— Сезнең гаилә — вакыт һәм тормыш сынаулары аша узган чын тугрылык һәм үзара аңлашу үрнәге, — дип билгеләп үтте үзенең сәламләү сүзендә хакимият башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов. — Сез ныклы гаилә төзеп, җәмгыять үсешенә үз өлешегезне керттегез, һөнәри казанышларыгыз — шәһәр горурлыгы.
Алексей Валерьевичка һәм Яна Юрьевнага «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале һәм истәлекле таныклык тапшырылды.
Бәхетле пар нәкъ 26 ел элек башланган мәхәббәт тарихын сөйләде. Бу еллар эчендә ир-хатын бер бөтенгә әверелгән. Аларның шәхси һәм һөнәри язмышы туган Октябрьский белән аерылгысыз бәйләнгән. Биредә хыяллары тормышка ашкан, балалары туып-үскән.
Мальцевлар үзләренең гаилә бәхете сере белән уртаклашты: «Иң мөһиме — сүзсез дә бер-береңне ишетү һәм мәхәббәт».
Алексей һәм Яна «Никахлашу сараеның мактаулы кунаклары китабы»на имзаларын салды һәм никах вальсында бөтерелде. Парны котлап, әниләре һәм дуслары чыгыш ясады, аларның җылы сүзләреннән күзгә яшь бөркелде.
Тантана күмәк фотога төшү белән тәмамланды, ул бу якты көн турындагы истәлекне мәңгегә саклаячак.