

Олы йөрәкле кешеләр
Яңа оешкан торак пунктта яшәүчеләрнең сәламәтлеген кайгыртуны җиде табиб һәм 22 шәфкать туташы үз кулларына ала.
Октябрьский шәһәр статусын алганчы медицина учреждениесе Туймазы районы сәламәтлек саклау бүлеге карамагында була. Рәсми рәвештә шәһәргә әверелү белән ул Октябрьскийның сәламәтлек саклау бүлеге карамагына тапшырыла.
Поликлиника — Чапаев урамында, ә хастаханә Чапаев һәм Совет урамнары киселешендә урнаша.
Беренче табиблар: М. Филиппова, Л. Писарева, В. Тихонова, Н. Водяная, Р. Рәхимова, И. Гыйсмәтуллина.
Төрле елларда хастаханәне И. Елистратов, А. Баграмова, М. Шахмаева җитәкли.
1951 елда шәһәр хастаханәсендә нибары 75 ятак була, шуларның 30ы — терапия, 35е — хирургия, бишәр — неврология һәм оториноларингология; поликлиникада булган тугыз кабинетның икесе терапевтик.
Поликлиника мөдирләре булып Е. Чинарева, И. Гыйсмәтуллина, Н. Белостоцкая, А. Пыжова, В. Садовникова, Н. Молчанова, О. Арцимович, Р. Рәхимова, Г. Язданов эшли.
Терапевтлар Л. Качкаева, Г. Сабаева, Т. Моратова, И. Хәлфина, А. Шульц, Р. Кәримова, А. Наумов, Л. Шәйдуллина, И. Вәлиуллин, Хаҗиева, З. Хәбибова, Т. Прокофьева, Р. Избадирова, Р. Мигранова һәм башкалар — сәламәтлек саклау тарамагы ветераннары.
Докторларның эше тугры ярдәмчеләре — шәфкать туташларыннан башка мөмкин түгел. Аларның кайберләренең исемнәре: Т. Сычева, Л. Мазилова, Р. Ченбарисова, Шәмсетдинова.
Үзгәрешләр һәм яңарышлар
1976 елда терапия хезмәте махсуслаштырыла. Медик-санитар частьнең терапия корпусында урнашкан 120 койкалы терапия бүлеге шәһәр хастаханәсенең терапия койкалары белән берләштерелә. Шул ук елда терапевтик койкалар кардиология, пульмонология һәм гастроэнтерология бүлекләренә бүленә. Кардиология бүлеген Лена Шәрипова, пульмонология бүлеген Бибинур Нәбиуллина, соңрак Светлана Әхмәтова, гастроэнтерология бүлеген Рамилә Рәхимова, берничә елдан соң Галия Сәфәрова җитәкли.
Кардиологлар Л. Панова, Т. Дмитрюкова, Г. Латыйпова, пульмонологлар Р. Евдокимова, Г. Ганиева, В. Хисамова, гастроэнтерологлар Л. Качкаева, Е. Смирнованы да искә алыйк.
Кызыклы вакыйгалар
* Кардиология бүлегендә шәһәрдә беренче функциональ диагностика кабинеты ачыла һәм аны доктор А. Гыйбадуллин җитәкли.
* Пульмонологиядә беренче бронхоскопияне реаниматолог Р. Хәниев уздыра.
* Хирург, югары категорияле эндоскопист Р. Газизова озак еллар дәвамында барлык эндоскопик тикшеренүләрне үткәрә.
1987 елның 6 февралендә 1нче шәһәр хастаханәсенең икенче стационары ачыла. Начмед итеп югары категорияле табиб Людмила Панова билгеләнә.
Яңа стационарга кардиология, терапия, ревматология, нефрология бүлекләре күченә. Алар 2002 елда махсуслаштырылган койкалы ике терапия бүлеге итеп үзгәртелә.
Бүгенге көндә халыкка терапевтик ярдәмне 2нче стационарда ике терапевтик бүлек күрсәтә. Бүлек мөдире — югары категорияле эндокринолог Айрат Бирдин. Биредә югары категорияле нефролог Зифир Райманов, кардиолог Руфина Мамбетова, терапевт Виталий Григорьев, гериатр Гөлнара Закирова хезмәт куя. Өлкән шәфкать туташы — Ирина Шакирова.
Икенче терапия бүлеген Айвар Нургудин җитәкли. Аның кул астында югары категорияле ревматолог Фәридә Гайфуллина, терапевт Нелли Мелконян эшли. Өлкән шәфкать туташы — Ольга Совалева.
Шәһәр бизәлешендә дә өлеше бар
1нче поликлиника бинасы шәһәрнең архитектура һәйкәле булып санала. Ул шәһәрнең иске өлешендә — Гоголь урамында урнашкан. 50нче еллардан башлап югары категорияле табиблар С. Бакиева, Г. Максимов, О. Турышева күпьеллык хезмәтләре белән сәламәтлек саклау үсешенә зур өлеш кертә. Табиб‑терапевтлар Г. Шестакова, З. Абдуллина, М. Исхакова, М. Заһидуллина, Р. Ощепкова, А. Бондаренко, Т. Перлова, Л. Савельева, В. Старилова шәһәр халкының хөрмәтен яулый.
Хәзерге вакытта поликлиниканы югары категорияле табиб‑невролог Оксана Сарычева җитәкли. Табиблар Г. Балахонцева, З. Кашапова, А. Горовая өлкән хезмәттәшләре нигез салган традицияләрен дәвам итә.
Шәһәрдә иммунология һәм аллергология үсешендә иммунология лабораториясенең роле зур. Аңа югары категорияле иммунолог‑аллерголог Лилия Терегулова нигез сала.
«Автоприбор» заводы поликлиникасы, алга таба 34нче микрорайондагы 2 санлы поликлиника, 1980 елның августында ачыла. Шул вакыттан алып хезмәт куйган белгечләр — Л. Латыйпова, А. Арсланова, Т. Ханнанова, Л. Рыбакова, С. Талхина, А. Рәхимова, Р. Вәлиев, А. Багурина, Р. Рәхмәтуллина, Р. Рәхмәтуллин.
Поликлиниканың терапия бүлеге мөдире югары категорияле эндокринолог В. Садовникова, югары категорияле эндокринолог М. Старилов, югары категорияле кардиолог В. Стародубцева, табиб‑гериатр Ф. Сөләйманова — барысы да шәһәрнең терапия хезмәте үсешенә саллы өлеш керткән шәхесләр.
2012 елдан башлап поликлиниканың хезмәт коллективы югары категорияле табиб‑терапевт Зилә Аксенова кул астында эшли.
1995 елдан 2002 елга кадәр сәламәтлек саклау идарәсен югары категорияле терапевт Башкортстанның атказанган табибы Анна Пыжова җитәкли.
Тарихи фактлар
* 1938 елда Туймазы нефть ятмасы ачылу һәм «Туймазынефть» тресты төзелү белән медицина ярдәме күрсәтү өчен медпункт һәм 20нче даруханә пункты ачыла.
* 1940 ел ахырында Октябрьскийның бистә Советы карамагында изоляторы булган 10 урынлы амбулатория, промыселларда сәламәтлек пунктлары һәм Московкадагы алебастр заводында фельдшерлык участогы була.
* 1946 елда хезмәт ияләре депутатларының Октябрьский шәһәр Советы башкарма комитеты Туймазы районы сәламәтлек саклау бүлегеннән медицина учреждениеләре структурасын кабул итә.
* 1946 елның 10 мартында поликлиникада ашыгыч медицина ярдәме кабинеты ачыла.
* 1946 елның 1 августыннан поликлиника мөстәкыйль дәвалау учреждениесенә әверелә. Ике елдан соң ул яңа бинага күченә.
* 1948 елда «Туймазынефть» трестының медицина часте ачыла. Шул ук елның көзендә Төрекмәндә сәламәтлек пункты үз ишекләрен ача. Берничә айдан соң Нарышта табиблык пункты эшли башлый.
* 1951 елның гыйнварында бала тудыру йортының яңа бинасы ачыла.
* Октябрьскийда туберкулезга каршы беренче балалар шифаханәсе дә шул ук елны куллануга тапшырыла.
* 1952 елда кан салу пункты барлыкка килә. Бер елдан соң туберкулезга каршы диспансер сафка кертелә.
* 1956 елда Төрекмәндә күкертле водород чыганагы табыла.
* 1972 елның мартында 1нче поликлиника каршында алкоголизм һәм алкоголь психозлары белән авыручыларны дәвалау өчен наркология кабинеты һәм 10 урынлык наркология стационары ачыла.
Хәзерге вакыт
Октябрьскийның 1нче шәһәр хастаханәсе составында түбәндәге үзәкләр эшли:
районара перинаталь үзәк функцияләре булган бала тудыру бүлеге;
районара амбулатор онкология ярдәме үзәге;
икенче дәрәҗә травматология үзәге;
төбәк кан тамырлары үзәге;
үзәкләштерелгән лаборатория хезмәте;
бердәм диспетчерлык үзәге булган муниципалитетара ашыгыч медицина ярдәме хезмәте.
Медучреждениедә 1987 кеше хезмәт куя, шулар арасында 279ы – табиб, 1104е – урта медицина хезмәткәре. Алты кеше – медицина фәннәре кандидаты, 20се – республиканың атказанган табибы, икесе – Башкортстанның атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре, 10сы – Русия Сәламәтлек саклау отличнигы.
* 2020 елда 2нче стационарда Кан тамырлары үзәге ачыла. Ул 28 урынга исәпләнгән, куәте елына 1000гә кадәр медицина ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирә.
* 2023 елда шәһәр онкологлары шеш патологияләренә заманча эндоскопик комплекс ярдәмендә операция ясый башлый.
* 2024 елда дәүләт-хосусый партнерлык кысаларында офтальмология үзәге ачыла һәм авыруларны диагностикалау өчен ультраразаманча контактсыз тонометр сатып алына.
* 1нче стационарда уникаль алымнар һәм манипуляцияләр нигезендә прогрессив хирургия технологияләре кулланыла – ел саен 300дән артык операция ясала.
* Хастаханәдә канның гравитацион хирургиясе, гипербарик оксигенация, үпкәләрнең югары ешлыклы вентиляциясе алымнары киң кулланыла, компьютер һәм магнит-атом-төш томографиясе табибның көндәлек практикасына керә.
* Шәһәрдә туберкулезга каршы балалар шифаханәсе; «Тонус» шифаханә-профилакторие һәм «Бодрость» шифаханәсе эшли.
* Тернәкләндерү үзәге – элеккеге Күкертле водород кулланып дәвалау шифаханәсе тиз темплар белән үсә.