

2023-2024 елларда предприятие җир асты технологияләрен кулланып зур эш башкарган: Клинов, Шашин, Губкин һәм Төньяк урамнарында канализация коллекторларын санацияләүгә 118 миллион сум акча тотылган.
— Без ремонтның заманча траншеясыз методын кулландык, — дип аңлата Александр Валерьевич. — Башта иске коллектордагы утырмалар җентекләп юыла. Аннары эченә махсус полимер «оекбаш» сузыла. Ультрашәмәхә нурлар йогынтысында ул кабара, стеналарга тыгыз ябыша һәм ката, торба формасын ала. Бу үзенә күрә бер пыяла‑пластик сыман, эчтән барлык ярыкларны һәм тишекләрне мәңгегә томалый, казу эшләреннән башка гына челтәрдән куллануны дистәләгән елларга озайта. 2026 елда федераль программада катнашып, яңа Көньяк микрорайонында эчке мәйданчык челтәрләрен төзү — төп бурычыбыз. Ни өчен нәкъ менә бу микрорайон сайлануын аңлатып үтәм, — диде җитәкче. — Программада дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәсе һәм смета хакының дөреслеге расланган проект кына катнаша ала. Әлеге микрорайонның документлары әзер иде. Башта смета 46 миллион сум тәшкил итте, әмма подрядчы оешма конкуренция нәтиҗәсендә бәяне 40 миллионга кадәр төшерде. Яңа суүткәргечләр һәм канализация озынлыгы 10 километрга якын булачак.
Александр Захаров сөйләвенчә, башка микрорайоннар да игътибардан читтә калмый. Приозерный биләмәсендә предприятиенең инвестицион программасы хисабына проектлау 2025 елда тәмамланган. Анда торбалар сузу 68 миллион сумга төшәчәк, проектка 7 миллион сум тотылган. Ә Радужный бистәсе буенча документлар, участоклар саны арту сәбәпле, Башкортстан Республикасының Капиталь төзелеш идарәсе тарафыннан төзәтелә.
Яңа челтәрләр төзү белән беррәттән, гамәлдәге магистральләрне капиталь ремонтлау бара. Аны башкаруга предприятие ел саен 30 миллион сум күләмендә субсидия ала. Хәзерге вакытта Кортунов урамында диаметры 200 мм торбаны һәм Герцен урамында диаметры 160 мм, озынлыгы 800 метр булган торбаны алыштыру буенча актив эшләр бара, монда бораулау ысулы кулланыла. Әлеге алым асфальт юлны бозмый, урыны‑урыны белән чокыр ясап «тишеп чыгу» юлы белән суүткәргечне алыштыру мөмкинлеген бирә. Шулай ук Луначарский урамы буенча проблемалы коллектор һәм 34нче микрорайонда челтәрләр ремонтланган.
Шәһәрдәшләр эссе җәй айларында еш кына су басымының начар булуына зарлана. Александр Захаров сүзләренчә, моның сәбәбе ресурс җитмәүдә түгел:
— Су куллануның иң югары ноктасы май аеның икенче яртысына һәм июньгә туры килә — бу бакча утырту, сугару вакыты. Проблема шәһәрнең иске өлешендәге торбаларның артык тар булуында. Челтәрләр суны берьюлы шулкадәр күп алуга исәпләнмәгән. Шуңа күрә иске магистральләрне диаметры зуррак торбаларга алыштыру — безнең өстенлекле бурыч.
Әлбәттә, суны чистарту темасын да кузгаттык. Эчә торган суның сыйфаты заманча дезинфекция технологияләре кулланылып, югары дәрәҗәдә башкарыла. Чистарту корылмаларында сыек хлор кулланудан баш тартып, бактерицидлы ультрафиолет лампаларга күчкәннәр. 900 мең сум торган 15 лампа комплекты ел дәвамында өзлексез эшләү өчен исәпләнгән.
Шәһәр өчен иң зур мәсьәлә булып чистарту корылмаларын һәм төп канализация насос станциясен реконструкцияләү кала. Бу масштаблы проектның якынча бәясе 4 миллиард сум тәшкил итә. Проектлау 119 миллион сумга бәяләнә, әмма республика әлегә андый акчалар бүлеп бирәлми. Предприятие директоры мондый экологик модернизация өчен кирәкле финанслау чыганагы буларак «Идел елгасын савыктыру» программасының яңартылган версиясе — «Су ресурларын савыктыру» федераль программасында катнашуга өметләнә.