

Бу — илнең иң көчле һәм максатчан яшь спортчыларын берләштергән масштаблы вакыйга.
Ярыш нәтиҗәләре буенча иң яхшылар рәтендә октябрьскилылар да булуы турында шатланып хәбәр итәбез: Дина Низаева һәм Тихон Брезгин «катнаш парлар» программасында көмеш медаль яуладылар. Бу лаеклы нәтиҗә тырыш күнегүләр, парның үзара килешеп эшләве һәм тренер осталыгы аркасында мөмкин булды.
Динаны, Тихонны һәм аларның тренер-укытучысы Олеся Муллагалиеваны чын күңелдән котлыйбыз! Спорт дәртегез сүрелмәсен, осталыгыгызны камилләштерүне дәвам итегез һәм яңа биеклекләргә ышанычлы адымнар белән атлагыз!
Фото: Олимпия резервының 1 нче номерлы спорт мәктәбе; Россия Гимнастика федерациясе