Новости
7 Июля , 11:57

Октябрьскийда төнге диспансерлаштыру!

Октябрьский шәһәренең 1нче шәһәр хастаханәсе барлык теләүчеләрне кичке вакытта — 20:00 дән 24:00 сәгатькә кадәр үз сәламәтлеген тикшерергә чакыра. Акция бу җәйдә узачак һәм «Озын һәм актив тормыш» республика программасына багышланган.

Октябрьскийда төнге диспансерлаштыру!Октябрьскийда төнге диспансерлаштыру!
Октябрьскийда төнге диспансерлаштыру!

 

Төнге диспансерлаштыру графигы (2026 ел, июль–август):

  • Поликлиника №1: 10 июльдә һәм 17 июльдә.
    • Адрес: Гоголя ур., 10 нчы йорт.
    • Телефон: 8(34767) 7-12-36.
  • Поликлиника №2: 7 августта һәм 21 августта.
    • Адрес: 34 нче мкр., 6/1 нче йорт.
    • Телефон: 8(34767) 7-13-51.

Кемгә тикшеренү узарга кирәк? 📌 18 яшьтән 39 яшькә кадәр — өч елга бер тапкыр. 📌 40 яшьтән өлкәнрәкләргә — ел саен.

Әгәр сез тәмәке тартсагыз, артык авырлыктан интексәгез яки якын туганнарыгыз арасында яшь вакытта инфаркт, инсульт яки онкология очраклары булса, табибка килү өчен вакыт табу аеруча мөһим.

Мәҗбүри медицина иминияте (ОМС) полисы буенча нәрсәләр тикшереләчәк?  Канның һәм сидектең гомуми анализы;  Холестерин һәм глюкоза дәрәҗәсе;  Кан басымы һәм күз эчендәге басым;  ЭКГ, флюорография һәм С гепатитына скрининг.

Табиб-терапевт урында ук караячак һәм кирәк булса, яшьегезгә туры китереп, өстәмә тикшеренүләргә юллама бирәчәк.

Үз сәламәтлегегез турында кайгыртуны соңга калдырмагыз — эштән кайткан юлда сәламәтлегегезне тикшерегез!

 

Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас