Новости
4 Июля , 12:42

Ил карты кунаклар кабул итте

Фронтовик Геннадий Кузьмич Шариковка 99 яшь тулды.

Ил карты кунаклар кабул иттеИл карты кунаклар кабул итте
Ил карты кунаклар кабул итте

Бөек Ватан сугышы ветеранын гомер бәйрәме — туган көне белән хакимият башлыгы Алексей Пальчинский тәбрик итте.

— Бу гади дата түгел, ул тиңдәшсез батырлык, фидакарь хезмәт һәм Ватанга карата ихлас мәхәббәт белән тулы бер чор, — дип билгеләп үтте ул горурлык хисе белән.

Геннадий Кузьмич 1944 елдан 1951 елга кадәр Совет Армиясендә хезмәт иткән, рус-япон сугышында маньчжур операциясендә катнашкан, 223 аерым гаубик артиллерия бригадасында сержант дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән батыр солдат. Бүген аның күкрәген II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Японияне җиңгән өчен», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» һәм күп сандагы юбилей медальләре бизи. Әлеге күкрәк билгеләре якташыбызның канкойгыч яуда күрсәткән кыюлыклары турында сөйли.

Алексей Евгеньевич Геннадий Кузьмичка туган илебезнең азатлыгы хакына керткән өлеше өчен яшь буын исеменнән рәхмәт белдерде. Шулай ук Русия Президентыннан котлау открыткасы, истәлекле бүләк — яшь октябрьскийлылар ясаган картинаны тапшырды.

 

Фото: шәһәр хакимияте төркеменнән.

Ил карты кунаклар кабул итте
Ил карты кунаклар кабул итте
Ил карты кунаклар кабул итте
Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас