Новости
2 Июля , 04:11

Юлларда сак булыгыз! Мәскәү проспектында машина әйләнеп капланган

27 июнь төнендә 35нче микрорайонның 39нчы йорты янында бер машина юл читенә төшеп капланган.  

Юлларда сак булыгыз! Мәскәү проспектында машина әйләнеп капланганЮлларда сак булыгыз! Мәскәү проспектында машина әйләнеп капланган
Юлларда сак булыгыз! Мәскәү проспектында машина әйләнеп капланган

34 яшьлек ир-ат «Ауди А6» автомобиле белән идарә итүне югалткан.

Юл һәлакәте нәтиҗәсендә аның өч пассажиры төрле тән җәрәхәтләре белән медицина учреждениесенә китерелгән. Юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү бара.

Барлыгы узган атнада Октябрьскийда 26 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Профилактика чаралары вакытында ЮХХДИ хезмәткәрләре тарафыннан 247 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу ачыкланган, 6 йөртүче транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен тоткарланган.

Алинә Нәширванова, Дәүләт автоинспекциясенең юл хәрәкәте хәвефсезлеген пропагандалау буенча инспектор.

Юлларда сак булыгыз! Мәскәү проспектында машина әйләнеп капланган
Юлларда сак булыгыз! Мәскәү проспектында машина әйләнеп капланган
Автор:Алсу Ибрагимова
Читайте нас