+15 °С
Ясно


Республика, «Яшьләр һәм балалар» милли проектына кергән «Яшьләр өчен төбәк» президент программасы конкурсында җиңү яулап, субсидия күләме буенча илдә беренче урынга чыкты.
200 миллион сумга якын акча яшьләр киңлекләрен һәм кисәтү программаларын камилләштерүгә, остазларын укытуга, яшьләр оешмалары өчен яңа мәйданчыклар, кызыклы чаралар оештыруга тотылачак.
Киләсе елда федераль программа ярдәмендә Октябрьскийның Яшьләр сарае төзекләндерелеп, яшьләр өчен яңа киңлекләр барлыкка киләчәк.