+15 °С
Ясно


«Яшәү өчен инфраструктура» милли проектның «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында киләсе елда шәһәрнең Клинов урамы буендагы, «Нефтьче» һәм Гагарин исемендәге парклар төзекләндереләчәк.
Гомумрусия рейтингы нәтиҗәләре буенча безнең республика җыелган тавышлар саны буенча мактаулы икенче урынны алды. Нәтиҗәдә, 2027 елда төбәктә 152 объект яңартылачак. Әлеге максатларга 1 млрд сумнан артык акча сарыф ителәчәк.
Халыкның активлыгы һәм милли проектның мөмкинлекләре нәтиҗәсендә заманча шәһәр мохитен формалаштыру буенча киң колачлы эш дәвам итәчәк.
Фото: шәһәр хакимияте сайтыннан