Новости
2 Июля , 11:51

Октябрьскийда үсмерләр өчен «Куркынычсыз тизлек» проекты старт алды

Октябрьскийда үсмерләр өчен «Куркынычсыз тизлек» проекты старт алдыОктябрьскийда үсмерләр өчен «Куркынычсыз тизлек» проекты старт алды
Октябрьскийда үсмерләр өчен «Куркынычсыз тизлек» проекты старт алды

Проектны ачу тантанасы «Алтын-Мото» спорт-техник клубы биләмәсендә узды.

Үсмерләрне биредә ике айлык бай программа көтә. Алар питбайклар һәм квадроцикллар белән идарә итәргә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнергә, мотоциклларны ремонтларга һәм беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнәчәк. Юлда һәм тормышта эмоцияләрне контрольдә тоту буенча психолог белән дәресләр дә каралган.

Чарада хакимият башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе урынбасары Светлана Елисеева, проектның идея илһамчысы, «Алтын-Мото» клубы директоры Ярослав Еремченков һәм аның командасы, Дәүләт автоинспекция вәкилләре катнашты.

Бу көнне балалар техника һәм остазлар белән танышты, инструктаж, биләмә буенча экскурсия үтте.

Проект ахырында егетләр үз осталыкларын финал ярышларында күрсәтәчәк.

«Алтын-Мото» спорт-техник клубы проекты президент грантлары фонды ярдәме белән тормышка ашырыла.

Октябрьскийда үсмерләр өчен «Куркынычсыз тизлек» проекты старт алды
Октябрьскийда үсмерләр өчен «Куркынычсыз тизлек» проекты старт алды
Автор:Алсу Ибрагимова
Читайте нас