Новости
2 Июля , 07:35

Балалар бакчаларында — милли бәйрәм

Балалар бакчаларында — милли бәйрәмБалалар бакчаларында — милли бәйрәм
Балалар бакчаларында — милли бәйрәм

Шәһәребезнең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбияләнүчеләре башкорт һәм татар халыкларының бай традицияләренә чумды. Биредә күңелле һәм шау-шулы Сабантуй бәйрәме узды.

Чарада милли җырлар һәм биюләр, шаян конкурслар һәм спорт ярышлары тынып тормады. Балалар янына кунакка гүзәл башкорт кызы һәм көчле батыр да килде. Алар нәниләрнең көчен сынап карады һәм аларны ярышларда дәртләндеререп торды. Сабыйлар зур азарт белән традицион уеннарда катнашты. «Кашыкка йомырканы салып һәм капчык киеп йөгерүдә, «Җайдаклар» уенында җитезлек күрсәттеләр. Капчык сугышында, көрәштә, көянтә тарту буенча көч сынаштылар. Бәйрәм күмәк бию һәм тәмле ризыклар белән тәмамланды.

Сабантуй тәрбияләнүчеләргә онытылмаслык тойгылар, яхшы кәеф бүләк итте һәм уен-сәнгать аша милли мәдәнияткә якынаерга мөмкинлек бирде. Мондый чаралар балаларда туган як гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияли һәм республика халыкларының мәдәни мирасына кызыксынуны арттыра.

 

Фото: мәгариф бүлеге

Балалар бакчаларында — милли бәйрәм
Балалар бакчаларында — милли бәйрәм
Балалар бакчаларында — милли бәйрәм
Балалар бакчаларында — милли бәйрәм
Автор:Алсу Ибрагимова
Читайте нас