

Бу көнне бераз салкынайтып, ара‑тирә яңгыр сибәләсә дә, һава торышының көйсезләнүе октябрьскийлыларның бәйрәм кәефенә комачауламады. Кич белән Ленин исемендәге мәйданда йөзләгән яшь йөрәкләр һәм күңелләре белән яшь калучы шәһәрдәшләр җыелды.
Бәйрәм чемпион белән зарядка ясаудан башланды. Халык күнегүләр ясап, җылынды, кәефен күтәрде. Күренекле спортчы Азалия Әминеваның җанатарлары аңардан автограф алып, фотога төште.
Ары таба төрле юнәлештәге мәйданчыкларга старт бирелде. Һәркем үзенең күңеленә хуш килгәнен таба алды.
Октябрьскийның урта һәм югары уку йортлары булачак студентлар өчен интерактив мәйданчыклар тәкъдим итте. Биредә һөнәри юнәлеш бирү эшчәнлеге җәелдерелде. Егетләр һәм кызлар уку йортына керү, белгечлекләр буенча мәгълүмат алудан тыш, гамәли күнегүләрдә катнашты. Мәсәлән, медицина көллияте мәйданчыгында тренажерларда тамырдан кан алуда, йөрәккә массаж ясауда, курчакны биләүдә үзләрен сынады. Якында гына яшьләргә психологик тренинглар оештырылды.
Патриотик юнәлешле киңлектә махсус хәрби операция катнашучылары һәм ветераннары белән очрашырга мөмкин булды. Алар якташларыбызның батырлыклары, сугышчан туганлык турында сөйләде, үз тормыш тәҗрибәләре белән уртаклашты һәм яшьләрнең сорауларына җавап бирде.
Шулай ук биредә «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалы социаль координаторлары консультацияләр үткәрде, белешмәлекләр таратты.
«Оберег» волонтерлар төркеме оештырган трофейлар күргәзмәсе күпләрне җәлеп итте. Халык чынбарлыкта пилотсыз очкычлар һәм башка төрле хәрби кораллар белән якыннан танышып, бронежилет, каскалар, маскировка костюмнарын киеп карый алды. Фотосессия эшләде.
Чара барышында яшьләр шулай ук белем бирүче квестларда һәм квизларда, осталык дәресләрендә катнашты.
Бәйрәм белән мәйданга җыелган халыкны БР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Регина Бакиева, хакимият башлыгы Алексей Пальчинский, Яшьләр сарае директоры Рөстәм Абдулкаюмов котлады.
Матур гадәт буенча бу көнне волонтёрлар, яшьләр берләшмәләре активистлары, алар белән эшләүче белгечләр бүләкләнде.
Рәсми өлештән соң мәйданны бәйрәм рухы тулысынча биләп алды. «Яшьләр тавышы» исемле музыкаль фестивальдә шәһәрнең сәнгать осталары башкаруындагы җырлар, дәртле биюләр тамашачыларның кәефен тагын да күтәреп җибәрде. Һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде.
Кичәнең иң күңелле өлеше исә диджейлар әзерләгән музыкаль программа булды. Заманча көйләр яңгыраганда шәһәрнең төп җәмәгать урыны зур бию мәйданына әверелде. Биредә яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә рәхәтләнеп күңел ачты. Октябрьскийга — 80 һәм Башкортстан Республикасының яшьләр сәясәтенә 35 ел тулу белән истә калучы бәйрәм шәһәрдәге яшьләрнең көчле, иҗади, инициативалы һәм киләчәккә зур өметләр баглаучы буын булуын күрсәтте. Мондый чаралар халыкны берләштерә, яшьләргә яңа максатлар куярга илһам бирә һәм шәһәрнең киләчәге ышанычлы кулларда булуын тагын бер кат раслый.