

Слетта 95 бала бик яхшы билгеләр белән аттестат, шулай ук «Укудагы аерым уңышлар өчен» I һәм II дәрәҗә медаль белән билгеләнде. Шуларның бишесе химия һәм рус теле буенча Бердәм дәүләт имтиханнарын 100 баллга язган.
Әле кайчан гына мәктәпләрдә соңгы кыңгыраулар чыңнап, укучылар Бердәм дәүләт имтиханнарына озатылды. Хәзер инде бу сынаулар да артта калды. 11 ел бергә белем алган сыйныфташлар, яраткан укытучылар белән саубуллашу, икенче өйгә әверелгән мәктәптән аерылырга вакыт та җитте. Бу көн чыгарылыш сыйныф укучылары, аларның әти-әниләре, укытучылары өчен дулкынландыргыч вакыйгага әверелде. Бер-бер артлы сәхнәгә чыккан егет һәм кызларның йөзләрендә шатлык һәм горурлык хисләре балкыды. Бүләкләрне шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Пальчинский тапшырды.
— Медаль ияләре теләсә нинди биеклекләр аларга буйсынуын күрсәтте. Тырыш хезмәтегез, макчччсатчанлылыгыз белән зур уңышларга ирештегез. Сез бүген үзегезнең кече ватаныгыз – Октябрьскийны данлыйсыз. Берничә ел үтәр, югары белем алырсыз, һәм нәкъ менә сезгә туган ягыбызның, илебезнең киләчәген төзү йөкләнәчәк, — дип мөрәҗәгать итте ул тантана сәбәпчеләренә.
Ул шулай ук укучыларга төпле белем биргән, аларны олы юлга чыгаруга зур көч салган укытучыларга, ата-аналарга рәхмәтен белдерде. Барлык чыгарылыш укучылары исеменнән чыгыш ясаган 22нче мәктәптән Тимур Ярочкин һәм 3нче гимназиядән Әминә Манзуллина үз чиратында хакимият башлыгына, укытучыларга, ата-аналарга рәхмәт сүзләрен җиткереп, аларның ышанычын аклаячакларын белдерде.
«Бу аттестат һәм медальләр сезгә тормышта дөрес юл табарга, илнең лаеклы гражданнары булырга ярдәм итсен. Яңа үрләр яулагыз, ирешелгәннәрдә туктап калмагыз!» — дип бәйрәм ахырында изге теләкләрен юллады алып баручылар. Котлау сүзләренә талантлы яшьләребезнең музыкаль чыгышлары ямь өстенә ямь өстәде. Октябрьский шәһәренең 80 еллык тарихында бүгенге буын вәкилләре үзләренең якты эзләрен калдыра. Аларга уңышлар юлдаш булсын! Яшьлек, хыяллар һәм яңа башлангычлар чоры – алда әле барысы да