Новости
1 Июля , 09:57

Батырлыгыгыз алдында баш иябез

Октябрьскийда Хәрби хәрәкәт ветераннары көнен билгеләделәр.  

Батырлыгыгыз алдында баш иябезБатырлыгыгыз алдында баш иябез
Батырлыгыгыз алдында баш иябез

1 июльдә узган истәлекле дата уңаеннан шәһәрнең «Җиңү» паркында, хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган якташлар истәлегенә стела янында, тантаналы чара үтте.

Анда хакимият, хәрби комиссариат, ветераннар советы, яшьләр оешмалары вәкилләре, хәрби ветераннар һәм барлык төр гаскәрләрнең запастагы яугирләре, аларның туганнары катнашты.

Чарага җыелган халыкка хакимият башлыгы Алексей Пальчинский, ирекле батальоннарны формалаштыру штабы начальнигы Альбирт Шәйморатов, хәрби хәрәкәт ветераннары советы җитәкчесе Рөстәм Камалтдинов, махсус хәрби операция ветераннары рәисе Антон Фомин мөрәҗәгать итте.

Ватанны саклаучыларга күрсәткән батырлыклары, хәрби бурычларын югары дәрәҗәдә үтәүләре өчен ихлас рәхмәт сүзләре яңгырады. Яу кырында һәлак булган якташларыбыз бер минут тынлык белән искә алынды.

Яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә актив катнашкан, хәрби операция зонасындагы сугышчыларга гуманитар ярдәм җыеп җибәрүдә шәхси өлеш керткән шәһәрдәшләр Октябрьский хакимияте һәм хәрби хәрәкәт ветераннары советы рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Митинг һәйкәлгә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Батырлыгыгыз алдында баш иябез
Батырлыгыгыз алдында баш иябез
Батырлыгыгыз алдында баш иябез
Батырлыгыгыз алдында баш иябез
Автор:Алсу Ибрагимова
Читайте нас