

Очрашуда катнашучыларга шулай ук оборона министры Андрей Белоусов һәм Кораллы көчләр Генераль штабының Хәрби академиясен тәмамлаган генерал-майор Олег Захаров мөрәҗәгать итте. Тантаналы чарадан соң, Президент яшь хәрбиләр белән формаль булмаган шартларда аралашты.
— Бу тантаналы көнне без Мәскәү Кремленең Георгий залында җыелдык. Нәкъ менә монда, шушы тарихи урында Ватаныбызның иң яхшы сугышчыларын хөрмәтләгәннәр, алар үзләрен аямыйча Ватан өчен, аның азатлыгы һәм суверенитеты өчен, халкыбызның тыныч һәм имин тормышы өчен көрәшкән.
Бүген дә Русия офицерлары һәм солдатлары махсус хәрби операция бурычларын батырларча һәм нәтиҗәле хәл итә, тарихи җирләребезне азат итәләр, кешеләребезне яклыйлар. Ышанам, сез Русия офицеры дәрәҗәсен югары тотачаксыз, безнең Кораллы Көчләребезнең данлы традицияләрен арттыру өчен бөтен көчегезне куячаксыз. Хезмәттә алга таба да хәрби фән казанышларын өйрәнү, һөнәри яктан үсү мөһим. Хәрби эшнең күренекле теоретигы генерал Михаил Драгомиров билгеләп үтүенчә, үз эшенә бирелгән җитәкче укырга тиеш, чөнки белемнән башка җиңүләр була алмый, — диде ил Президенты.
Источник: «Кызыл таң»