+13 °С
Облачно


Республика «Яшьләр өчен төбәк» президент программасы конкурсында җиңү яулап, илдә субсидия күләме буенча беренче урынга чыкты. 200 миллион сумга якын акча яшьләр киңлекләрен модернизацияләүгә, кисәтү программалары һәм остазларын укыту, яшьләр оешмалары өчен яңа мәйданчыклар, кызыклы чаралар оештыру өчен тотылачак.
Җиңүче проектлар исемлегенә Октябрьскийның Яшьләр сараен төзекләндерү проекты керде. Киләсе елда федераль программа ярдәмендә шәһәрдә яшьләр өчен яңа киңлекләр барлыкка киләчәк.
Фото: Вито Сабировның социаль челтәрләреннән.