Новости
29 Июня , 11:38

Октябрьскийда фаҗига: янгын 61 яшьлек хатын-кызның гомерен өзгән

Бүген иртән Гоголь урамындагы күпфатирлы йортның бер бүлмәле фатирында янгын чыккан. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгын сүндерүчеләре вакыйга урынга килгәч, 61 яшьлек хатын-кызны җансыз килеш тапкан һәм ашыгыч ярдәм бригадасына тапшырган. Кызганычка, соңрак аның үлеме рәсми рәвештә расланды.  

Октябрьскийда фаҗига: янгын 61 яшьлек хатын-кызның гомерен өзгәнОктябрьскийда фаҗига: янгын 61 яшьлек хатын-кызның гомерен өзгән
Октябрьскийда фаҗига: янгын 61 яшьлек хатын-кызның гомерен өзгән

Бүген иртән Гоголь урамындагы күпфатирлы йортның бер бүлмәле фатирында янгын чыккан. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгын сүндерүчеләре вакыйга урынга килгәч, 61 яшьлек хатын-кызны җансыз килеш тапкан һәм ашыгыч ярдәм бригадасына тапшырган. Кызганычка, соңрак аның үлеме рәсми рәвештә расланды.

Янгын сүндерү бүлекләре килгәнче, йорттан үз көчләре белән 20 кеше эвакуацияләнгән, шуларның 6сы — балалар. Янгынның сәбәбе ачыклана. Урында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дознавателе эшли.

 

📸 Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан

Автор:Алсу Ибрагимова
Читайте нас