Новости
29 июнь , 11:29

Чын һөнәрман!

Стәрлетамакта «һөнәре буенча иң яхшы» республика конкурсының финал этабы тәмамланды.  

Чын һөнәрман!Чын һөнәрман!
Чын һөнәрман!

Бәйгедә Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалыгының 100гә якын иң яхшы белгече — электр монтерлары, слесарь-сантехниклар, дворниклар, тракторчылар һәм казан операторлары җыелды.

2025 елда ярышлар «Кадрлар» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Хезмәт кешесе» федераль проектының бер өлешенә әверелде. Ул һөнәри компетенцияләрне үстерүгә дәүләт ярдәмен һәм эшче белгечлекләренең абруен күтәрүне ассызыклый.

Октябрьский электр челтәрләренең электр монтеры Азат Бәшәров шәһәребезне ярышларда лаеклы тәкъдим итте һәм мактаулы икенче урынны яулады.

Автор:
Читайте нас