

Милли мәдәниятләр үзәгенә Октябрьскийның гына түгел, аңа караган районнар — Бәләбәй, Туймазы, Ярмәкәй хастаханәләрендә хезмәт куючы табиблар, шәфкать туташлары, фельдшерлар, санитаркалар, лаборантлар, машина йөртүчеләр һәм, әлбәттә, медицина тармагы ветераннары җыелды.
Аларны җир йөзендәге иң мәрхәмәтле бәйрәм белән хакимият башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов, медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары Артур Булатов, сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзы оешмасы рәисе Зөлфия Якупова, сәламәтлек саклау хезмәткәрләре коллективының физкультура советы рәисе Валентина Медведева тәбрик итте.
... 1938 ел. Зур үзгәрешләр — төбәгебездә бай җир асты ачылу чоры. Шәһәр белән бергә сәламәтлек саклау тармагы да туа. Җыйнак медпункт һәм кечкенә даруханәдән башланган медицина, еллар узып, меңнәрчә кешенең гомерен саклап калырга сәләтле булырдай зур системага әверелер, дип ул вакытта кем генә уйлады икән?
2026 ел 1нче шәһәр хастаханәсе коллективы өчен икеләтә бәйрәм — алар Октябрьскийның юбилее белән беррәттән, шәһәрдә сәламәтлек саклау хезмәте барлыкка килүнең дә 80 еллыгын билгеләп үтә. Бу ике тантана бер‑берсе белән тыгыз бәйләнгән, чөнки шәһәр тарихын кеше сәламәтлеге сагында торучы илаһи затлардан башка күз алдына китерүе кыен. Шуңа күрә бу көнне күп сандагы медицина тармагы хезмәткәрләре ведомство бүләкләренә лаек булды да. Шул исәптән ашыгыч медицина ярдәме бүлеге мөдире Айрат Балахонцев, стоматология поликлиникасының терапия бүлеге мөдире Альбина Имаева, травматология һәм ортопедия бүлеге мөдире Илшат Насыйбуллин, 1нче поликлиника мөдире Оксана Сарычева Русия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының мактау грамоталары белән билгеләнде.
«Башкортстан Республикасы сәламәтлек саклау отличнигы» күкрәк билгесе белән 1нче операция блогы шәфкать туташы Лилия Гайфуллина, медицина статисты Рузилә Мусина, стоматология поликлиникасы табиб‑стоматолог‑терапевты Лилия Мөхәммәдиева бүләкләнде.
Медицина һөнәре — ул табигатьтән бирелгән сәләт, ә ак халат — мәрхәмәтлелек һәм югары һөнәрманлык символы. Без нәкъ менә аларга иң кадерлесен — сәламәтлегебезне, ә кайвакыт гомеребезне дә ышанып тапшырабыз.
Бу көнне сәхнәдә яңгыраган концерт номерлары шәфкать ияләре башкара торган катлаулы хезмәт, сабырлык, йокысыз төннәр һәм коткарылган гомерләр өчен рәхмәт һәм хөрмәт билгесе булып барып иреште.
Илмира ГАЛИЕВА