

Хөрмәтле әниләр һәм әтиләр! Бу — балагызны тулысынча бер көн эчендә медицина тикшеренүе үткәрү һәм тәҗрибәле табиблардан шәхси киңәшләр алу өчен менә дигән мөмкинлек.
Иң кадерле нәрсә турында кайгыртуны соңга калдырмагыз — балаларыгызның сәламәтлеге ышанычлы кулларда!
Табибка ничек эләгергә? Барысы да бик гади: үзегезнең участок педиатрына теләсә нинди уңайлы ысул белән язылыгыз:
📞 Телефон аша: 122 контакт-үзәгенә яки поликлиника регистратурасына +7 (34767) 7-11-40 номеры буенча шалтыратыгыз.
💻 Онлайн: doctor.bashkortostan.ru порталы аша.
📱 Мобиль кушымта: «К врачу» яки «Мах» чат-боты.
🏥 Шәхсән: Балалар поликлиникасы бинасындагы (Королёв ур., 2 йорт) инфоматта яки турыдан-туры регистратурада.