

Мөхәррәм ае — үткән елга нәтиҗә ясап, киләчәккә изге ниятләр корып, рухи яктан пакьләнү, тәүбә итү чоры. Иске ел тәмамланыр алдыннан һәм яңа ел кергәч, мөселманнарга «Нөзхәтел мәҗәлис» китабында китерелгән догаларны укырга киңәш ителә. Аларны өчәр тапкыр уку күркәм гадәт булып санала. Бу догалар Раббыбызга шөкер итәргә һәм яңа елда ярдәм сорарга булыша.
Мөхәррәм аеның унынчы көнендә Гашурә көне була. Быел ул 25 июньгә туры килә. Бу көннең фазыйләте бик зур. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) Гашурә көнендә ураза тотарга киңәш иткән. Хәдисләрдә әйтелгәнчә, Гашурәдә ураза тоткан өчен үткән елгы кече гөнаһлар гафу ителә.
Шуңа күрә Гашурә көнендә генә түгел, аңа кадәрге яки аннан соңгы бер көндә дә ураза тоту мәслихәттер. Бу гамәл безнең өчен узган елда кылган хаталарыбыздан арыну, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешү өчен бер мөмкинлек булып тора.
Гашурә бик күркәм көн. Әлеге истәлекле датаны пәйгамбәрләрне искә алу көне дип тә атап йөртү гадәткә кергән. Төрле риваятьләргә караганда, Гашура көнендә шактый күп әһәмиятле, тарихи, сөенечле вакыйгалар булган. Бу истәлекләр — пәйгамбәрләр белән бәйле вакыйгалар:
Гашурә көнендә: бөек Раббыбыз бу дөньяны, адәмне яраткан, нәкъ бу көнне адәм тәүбәсе кабул ителгән;
Нух көймәсе тауга килеп җитеп, андагы мөэминнәр туфаннан котылган;
бу көнне Ибраһим пәйгамбәр туган һәм мәҗүсиләрнең учагыннан коткарылган, Гайсә һәм Идрис пәйгамбәрләр күккә ашкан;
Муса пәйгамбәр һәм аңа ияргәннәр Фиргавеннең эзәрлекләвеннән котылган, Фиргавенне шул көнне диңгез сулары йоткан;
Юныс пәйгамбәр балык карыныннан исән‑имин чыгып котылган;
Әюб пәйгамбәр авыр чирдән савыккан;
озак елларга сузылган аерылышудан соң Ягъкуб улы Йосыф белән очрашкан;
Сөләйман пәйгамбәр патша булган.