Новости
24 Июня , 14:03

Уфада "VI Бөтендөнья фольклориадасы мирасы" күргәзмәсе ачылды

Фольклориада көннәрендә Башкортстан Республикасы Милли музеенда "VI Бөтендөнья фольклориадасы мирасы" күргәзмәсе эшләячәк.

Уфада "VI Бөтендөнья фольклориадасы мирасы" күргәзмәсе ачылдыУфада "VI Бөтендөнья фольклориадасы мирасы" күргәзмәсе ачылды
Уфада "VI Бөтендөнья фольклориадасы мирасы" күргәзмәсе ачылды

Бүген әлеге күргәзмәнең тантаналы ачылышы булды. Аны оештыручылар Уфада III Бөтенрусия балалар фольклориадасының беренче көненә багышлады.
       Күргәзмәне ачу тантанасында катнашучыларны һәм кунакларны Башкортстан мәдәният министры вазыйфасын башкаручы Фәнүр Шәйхисламов сәламләде. Ул ике колачлы вакыйганың символик бәйләнешен билгеләп үтте:
      "Кадерле кунаклар, бүген бездә тантаналы вакыйга, без искиткеч зур дөньякүләм вакыйганы - Бөтенрусия балалар фольклориадасына старт булган VI Бөтендөнья Фольклориадасын искә төшерәбез. Оештыручыларга һәм Русия Мәдәният министрлыгына аны Башкортстанда уздыруга ышаныч белдергәннәре өчен рәхмәт белдерәсем килә».
      Фәнүр Шәйхисламов VI Бөтендөнья фольклориадасының бай мирас калдыруы турында сөйләде - күргәзмәдә 80нән артык экспонат тәкъдим ителгән. Ул Башкортстанның фольклор хәрәкәте тарихында яңа бүлек ачуын билгеләп үтте: бу юлы Уфага илнең 80 төбәгеннән меңнән артык катнашучы килде.
      "Минем уйлавымча, күргәзмә эшләячәк һәм килүчеләрне яңа уңышларга, яңа иҗади казанышларга рухландырачак», - дип йомгаклады Министр вазыйфасын башкаручы һәм экспозицияне оештырган өчен Милли музейга рәхмәт белдерде.
      В. Д. Поленов исемендәге Русия дәүләт халык иҗаты йорты директоры Тамара Пуртова республикага һәм аның Башлыгы Радий Хәбировка III Бөтенрусия балалар фольклориадасы кебек мөһим вакыйганы кабул иткән өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренә караганда, Чувашия һәм Татарстанда узган фольклориадаларда мондый күргәзмә булмаган. "Башкортстанда без беренче тапкыр шундый искиткеч экспозицияне карарга мөмкинлек алабыз», - диде ул.
     Тамара Пуртова традицияләрне саклауның мөһимлегенә аерым игътибар бирде.
«Безнең бурыч — традицияләрне саклау, аларны беркемгә дә бирмәү, чөнки дөньяда мәдәниятләр, традицияләр, кыйммәтләр күп булырга тиеш, алар бүген безнең һәрберебез өчен мөһим», - диде ул.
     Әлеге күргәзмәдә Башкортстанда узган 2021 елгы Бөтендөнья фольклориадасының Русия рекордлар китабына берьюлы ике номинация буенча кертелүен раслаучы сертификатлар куелган. Алар дөньядагы иң киңкүләм һәм иң күпмилләтле әйлән-бәйлән өчен бирелгән.
     Күргәзмәдә дистәләгән илдән китерелгән истәлекле сувенирлар коллекциясе тәкъдим ителә. Һәр экспонат үз иленең мәдәниятен һәм аны бүләк иткән кешеләрнең җылысын саклый.
      Экспозициянең үзәк урынын уникаль башкорт түшлеге били. Ул төрле илләр һәм халыклар вәкилләре алып килгән тәңкәләрдән эшләнгән. Бу – чын мәгънәсендә дуслык һәм бердәмлек символы.
      Күргәзмәдә Фольклориаданың кабатланмас мохитен, шатлык хисләрен һәм бәйрәм рухын чагылдырган фотосурәтләр дә урын алган.
      Милли музейда хәбәр итүләренчә, Бөтенрусия балалар фольклориадасы делегатлары яңа сувенирлар бүләк итә башлаганнар һәм, бәлки, берничә елдан соң «2026 елгы Бөтенрусия балалар фольклориадасы мирасы» күргәзмәсе оештырылыр.
     Күргәзмә 2026 елның 26 июленә кадәр эшләячәк. Барлык теләүчеләр өчен керү ирекле.

Фото: Башкортстанның Милли музее

Кызыл таң

Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас