

«Хастаханәдә диварлар да дәвалый» дигән гыйбарә соңгы елларда шәһәр балалар хастаханәсе өчен ачыктан-ачык ирония булып яңгырады. Купшакланган буяуларга, бетонга кадәр ашалган идәннәргә, рамнарында чак эләгеп торган тәрәзәләргә өмет белән караган ата-аналар һәм кечкенә пациентлар өчен бинаны капиталь төзекләндерү башлануы аеруча сөенечле хәбәр булгандыр. Әлбәттә, хастаханә коллективы да бу вакыйганы көтеп алды.
Бераз тукталып торган ремонт эшләре шушы көннәрдә яңадан тергезелде. Бүген объектта эш кайный: төзелеш кораллары тавышлары әллә каян ишетелеп тора.
Балалар хастаханәсенең капиталь ремонты барышы белән Октябрьский хакимияте башлыгы Алексей Пальчинский шәхсән үзе танышты. Биредә 1нче шәһәр хастаханәсе җитәкчелеге, подрядчы оешма вәкилләре белән төзелеш штабы уздырылды.
Хәзерге вакытта объектта әзерлек эшләре бара. Идән япмаларын һәм ишекләрне алып куйганнар, җылылык радиаторларын һәм яктырткыч җиһазларны сүтү дәвам итә. Быел диварларны, түшәмнәрне, идәннәрне тәртипкә китерәчәкләр. Фасадны төзекләндерү планлаштырыла. Аны балалар поликлиникасы стилендә бердәм төскә кертү күздә тотыла.
Балалар хастаханәсендә лифт җиһазларын алыштырачаклар. Шулай ук бинаның төп керү урыны да үзгәрер дип көтелә. Калган иске тәрәзәләр һәм ишекләрне алыштыру да планлаштырыла. Ремонт вакытында стационарда рентген-кабинет үз эшен дәвам итәчәк.
Капиталь ремонтны «Озак һәм актив тормыш» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча гамәлгә ашыру планлаштырыла.