

Гәзитебез кунагы, шәһәрнең танылган спортчысы, бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы Спортик позывнойлы сугышчы белән очрашып әңгәмәләштек.
Ул Октябрьскийда туып‑үскән, кечкенәдән үк спорт белән кызыксынган. Малай дүртенче сыйныфтан спорт ориентлашуы белән мавыга. Бу сайлау аның киләчәк язмышын хәл итә. «Чаңгыда ориентлашу кызыклы, интеллектуаль спорт төре, һәрвакыт яңа трасса, берсе икенчесенә охшамаган. Ә бу һәрвакыт яңа хис‑кичерешләр, яңа эмоцияләр», — дип уртаклашты ул.
Спорт мастеры, чаңгы ориентлашуы буенча Русия, дөнья һәм Европа чемпионы — бу аның казанышларының кечкенә бер өлеше. Һәр чакрым ара характерын чыныктыра, сабырлыкка һәм тәвәккәллеккә өйрәтә аны.
3нче гимназияне тәмамлаганнан соң егет укуын Чиләбе шәһәренең Көньяк Урал дәүләт университетында дәвам итә. 2020 елда Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзи, хәрби хезмәткә китә. Солдатлар арасында уздырылган ярышларда үз частенең данын яклап катнаша. Хәрби Көчләр, округлар чемпионатларында спорт туризмы, чаңгыда спорт ориентлашуы буенча яңадан‑яңа биеклекләр яулый.
Мәскәү өлкәсендә РФ Кораллы Көчләренең хәрби туристик күп төр ярыш буенча чемпионат уза. Өч көнлек узыш нәтиҗәләре буенча, Кораллы Көчләр чемпионатының җиңүчеләре булып героебыз командасы таныла. Дүрт көн дәвамында 30‑40 чакрым уза, коры җирдә һәм суда хәрби‑спорт биремнәре үти алар.
Махсус хәрби операция башлангач, күп кенә ир‑егетләр кебек, Спортик Ватан сагына баса. Түземлелеге, катлаулы шартларда ориентлаша белүе аңа разведка командасының кыйммәтле әгъзасы булырга ярдәм иткән.
— Фронт сызыгындагы һәр көн батырлыкка сынау дисәм дә хаталанмам, — диде әңгәмәдәшем. — Көндезен дә, күп очракта төнге караңгылыктан файдаланып та, ут астында, хәрби кирәк-яраклар һәм азык‑төлек ташырга туры килде. Хәвефле юлларны йөгереп узганда чыдамлылыгым, спортчы булуым нык ярдәм итте.
Спортикка сугышчыларны адаштырмый тиешле урынга кадәр озату, каршы алу кебек эшләрне башкарырга да туры килгән. Бер тапкыр, шундый заданиене үтәгәндә, алар ут астында кала, кулын сындыра, ләкин ничек кенә авыр булмасын, үз төркемен югалтуларсыз алып чыга ул. Язмам каһарманы шул вактытта «Батырлык өчен» медаленә лаек булган.
Кул сынуы гади генә булмый, озак дәваланырга туры килә. Госпитальләрдән соң ул сафка кире кайткан, ләкин хәзер инде химиклар гаскәрендә эшли. Аның бурычы — урман кисү, блиндажлар төзү, частьләргә су ташу, ЛНР территориясендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү. Эш җаваплылык һәм үз‑үзеңне аямауны таләп итә, чөнки һәр ялгышлык гомерләр бәясенә төшүе мөмкин.
Бүген Спортикны яңадан спорт ярышларына җибәрәләр. Ялга кайткан арада спорт мәктәбе укучылары белән очраша, дәресләр, күнекмәләр оештыра, тау түбәләрен яулый. Шул адымы белән үзенә һәм башкаларга рухи күтәренкелекнең теләсә нинди киртәләрне җиңә алуын исбатлый.
Якташ спортчының күңелендә сугыш тирән эз калдырган, ләкин аның җиңүгә ышанычы һәм гаиләсен яратуы туктаусыз алга барырга ярдәм итә.