

1941‑1945нче еллар, дәһшәтле сугыш еллары. Бу афәт илебезнең һәрбер йортына үтеп керде: үзенең салкынлыгы, ачлыгы, якыннарны югалту кайгысы, аяусыз хезмәт, җиңү шатлыгы, туганнарның сугыштан кайтуы белән.
Ярмәкәй районындагы Абдулла авылында яшәүчеләргә дә кагылды бу яу. Әтиемнең бабасы Җәмил Хәмит улы Бөек Ватан сугышында катнаша. 1943 елның
7 февралендә, сул кулы каты яралану сәбәпле, май аена хәтле госпитальдә дәвалана. Хәрби табиблар комиссиясе 28 майда аны хәрби хезмәткә яраксыз дип таба.
Бабамның әтисе һәм аның бертуган абыйсы Басыйр турында Ярмәкәй районы буенча «Алар Җиңү белән кайтты» дигән китаплар сериясендә дә язганнар.
Кырык өченче елның
8 июнендә Җәмил бабам туган якларына әйләнеп кайта. Тиздән ул үзенә тормыш иптәше итеп тыл хезмәтчәне, колхозның сыер савучысы Икълимә Гарифулла кызы Фазуллинаны сайлый. Өйләнешеп, бергә яши башлыйлар. Хатын‑кыз җилкәсенә хуҗалыкны алып бару, йорт‑җирне карау, колхоз эшләре дә йөкләнелә. Чиләкләп ташып яшелчәләргә су сибәләр. Ул вакытта ял көннәре турында белмәгәннәр дә.
Сугыш елларында барысы да җиңү өчен, ә сугыштан соңгы елларда илне, җимерелгән хуҗалыкны торгызу өчен тырышып эшләгәннәр. Бабамның әти‑әнисе бервакытта да тормышларына зарланмыйлар. Көнне-төнне белми колхозда хезмәт куялар, үз хуҗалыкларын тоталар, балалар ач‑ялангач булмасын, дип тырышалар.
Балалары: Камил, Шамил, Әмир, Кәбир, Риф һәм Рима һәрвакыт туган нигезләренә бәйрәмнәрдә, юбилейларда җыелышалар. Үзләрен тәрбияләп үстереп, кеше иткән әти‑әниләрен хөрмәтләп, рәхмәт сүзләрен җиткерәләр.
Алар, Башкортстанның төрле шәһәрләренә урнашып, үз тормышлары белән яши. Өченче балалары, минем бабам Әмир туган авылында яшәп кала. Иске йортны сүтеп, яңаны җиткерә. Колхозда гомер буе алдынгы механизатор була, «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнә. Бабам минем ВЛКСМның XVII съездында да катнашкан кеше.
Икълимә әбиемнең горурлыгы булып алтын йөгертелгән хәрефләр белән «Үрнәк каенана» дип язылган кызыл тасма тора. Аны карт әбиемә 8 Март бәйрәмендә клубта тапшыралар.
— Син үзеңне бәхетле дип саныйсыңмы? — дигән сорауга ул:
— Әни кешегә бәхет өчен күп кирәкми. Балаларым исән‑сау, үсеп кеше булдылар, үзләренә кирәкле һөнәр сайлап, белем алдылар. Һәрберсенең эше, гаиләсе, торыр җире бар. Оныкларым, оныкчыкларым үсеп килә. Минем өчен менә шул бәхет, — дип җавап бирә.
«Үрнәк каенана» тасмасын тагып, тамашачыларга зәңгәр күк йөзе, илгә тынычлык һәм гаиләләргә татулык тели.
Тормышлары авыр булуга карамастан, алар барысына да түзгәннәр, сугышны кичергәннәр һәм, без яхшы яшәсен өчен, күп эшләгәннәр. Мин алар белән чын күңелемнән горурланам. Һәрвакыт сокланып истә тотачакмын һәм алга таба да аларның тарихын башкаларга җиткерермен дип үземә сүз бирдем.
Ралина ИСӘНГУЛОВА, 8нче мәктәпнең 7д класс укучысы