Новости
19 июнь , 10:03

Эшләр графикка ярашлы бара

Октябрьскийның 8нче мәктәбендә капиталь ремонт кысаларында планлаштырылган эшләрнең 70 проценты тәмамланган  

Эшләр графикка ярашлы бараЭшләр графикка ярашлы бара
Эшләр графикка ярашлы бара

Мондый мәгълүмат узган атнада төзелеш штабының чираттагы утырышында яңгырады.

Мәгариф учреждениесендә эшләр барышы белән «Бердәм Русия» партиясенең депутатлар корпусы вәкилләре, шул исәптән Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы депутаты Алексей Шмелев, муниципалитет җитәкчеләре һәм подряд оешмасы вәкилләре танышты.

Алексей Николаевич капиталь ремонт барышын финанслау мәсьәләсе белән кызыксынды. Илдәге авыр икътисадый вәзгыять аркасында федераль бюджеттан каралган акчаларның берникадәр өлеше киселгән.

— Объект җиңелләрдән түгел. Стеналар торышы зур борчу уятты. Аларны ныгыттык. Башта ике кыеклы түбә ясау күздә тотыл­ган иде. Әмма аның йөкләнеш арттырачагын исәпкә алып, яссы түбә ясадык. Гомумән, техник һәм агымдагы мәсьәләләр барлыкка килеп кенә тора. Без аларны штаб утырышында тикшерәбез, уртак карарга киләбез. Шунысы хак: ремонт графикка ярашлы алып барыла. Подряд оешмасы тәртипле һәм намуслы булып чыкты. Республика күләмендә Октябрьский яшел зонада. Кызганычка, күздә тотылган бөтен эшләрне дә башкарып чыга алмыйбыз. Акча кытлыгы үзен нык сиздерә — мәктәп фасадын ремонтларга финанс мөмкинлеге җитми. Һичьюгы бинага керү группасын — үзәк ишек янындагы диварларны буяуны, баскычларны заманча итеп ясауны бурыч итеп куйдык — ул чиста һәм якты булырга тиеш, — дип ассызыклады хакимият башлыгы Алексей Пальчинский.

Җитәкчеләр мәктәпнең спорт залында һәм ашханәдә булды. Классларны һәм коридорларны карады. Бүгенге көндә мәктәп түбәсенең киртәләрен, электр белән тәэмин итү системасын монтажлау дәвам итә, ишекләр эленә, стеналар тигезләнә... Сүз уңаенда, спорт залы стеналары тематик сурәтләр белән бизәләчәк.

Мәктәп алды территориясен төзекләндерү әлегә башланмаган. Биредә, гадәттә, тантаналы линейкалар, башка төрле бәйрәм чаралары уза. Шуңа күрә аяк астына брусчатка җәеләчәк. Моннан тыш, БР Мәгариф министрлыгы таләпләре буенча, капиталь ремонттан соң мәктәпне тапшырганда ишек алдындагы балалар мәйданчыгы да яхшы хәлдә булырга тиеш.

Объектны капиталь ремонтлау­ны август аеның беренче ун көнендә тәмамлау максат итеп куелды.

Илмира ГАЛИЕВА

 

Эшләр графикка ярашлы бара
Эшләр графикка ярашлы бара
Эшләр графикка ярашлы бара
Эшләр графикка ярашлы бара
Эшләр графикка ярашлы бара
Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас