Новости
13 Июня , 11:42

Барысы да халык өчен

Октябрьскийда ремонт эшләре дәвам итә: йортлар, социаль объектлар, парк һәм скверлар — боларның һәркайсы яшәү шартларын тагын да уңайлы һәм күркәмрәк итә  

Барысы да халык өченБарысы да халык өчен
Барысы да халык өчен

 «Губкин»да дөнья ачылды

Шәһәрдәшләр менә шундый фикердә тора. Чөнки моңа кадәр бу урынны бик үк ямьле булмаган коймалар уратып алган иде.

Бүген Губкин исемендәге скверны үзгәртеп ясау туры финиш сызыгына чыкты. Ачык төстәге плитәләр, уңайлы эскәмияләр, чәчәк түтәлләре... Соңгы арада күпьеллык үсемлекләр һәм куаклар утыртылды. Кече архитектура формаларының бер өлеше кайтып җиткән.

Объект «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру» федераль прог­раммасы нигезендә алып барыла.

Заманча объект

Быел 80 еллыгын бәйрәм итүче Октябрьскийда тагын бер җәмәгать урыны — Клинов исемендәге сквер барлыкка килә.

Автомобиль юлы буенда кала торган урынга зур‑зур торбалар китерелгән. Аларның 100 метры тиешле урынга салынган. Җир эшләре тәмамланган өлешендә брусчатка түшәү башланган.

Яңа скверның инде төзелеп беткән участогы да бар. Заманча: шәһәр киңлегендә гади, шул ук вакытта күзләргә һәм җанга ял бирә торган объект калкып чыгачак.

Тротуар түшәлә

Музыка көллиятенең тирә‑ягында һәм Гагарин исемендәге паркта капиталь ремонт — бүгенге көндә башкарылучы иң зур эшләрнең берсе.

Ниһаять, тирә‑яктагы иске коймалар сүтелгән. Ленин исемендәге прос­пект белән Чапаев урамын тоташтырып, яңа тортуар салына: бордюрлар куелган, брусчатка түшәлә.

Уку йорты ишек алдында канализация һәм сугару системалары, шулай ук фонтан нигезе ясала. Тимер‑бетон боҗралар кайтарылган.

Самолет та булачак

Агымдагы елда «Җиңү» паркында тезелеп киткән хәрби техника арсеналы очкыч белән тулыланачак.

Хәзерге вакытта самолетны бастырып куяр өчен нигез ташы ясала.

Йортлар яңартыла

Күп фатирлы йортларны да төзекләндерү дәвам итә.

Островский урамындагы 12нче йортта түбә катламын яңартуны өлешчә тәмамлаган «СтройГрупп» җәмгыяте алдында әлеге объектта 14 миллион сумнан артык хакка төзекләндерү бурычы тора.

Сүз уңаеннан, агымдагы елда 38 күп фатирлы йортны яңарту күздә тотыла. Ике йортта фасад ясалачак, 28 йортта түбә ремонты башкарылачак. Җиде йортта яңа лифтлар пәйда булачак.

Барысы да халык өчен
Барысы да халык өчен
Барысы да халык өчен
Барысы да халык өчен
Барысы да халык өчен
Барысы да халык өчен
Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас