Новости
12 Июня , 05:44

Бердәмлек һәм горурлык көне!

Хөрмәтле октябрьскийлылар, сезне Русия көне — милли бердәмлек һәм бөек илебез белән горурлану бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм!  

Бердәмлек һәм горурлык көне!Бердәмлек һәм горурлык көне!
Бердәмлек һәм горурлык көне!

12 июнь — безнең дәүләтнең мөстәкыйльлеген, бәйсезлеген һәм күп гасырлык гореф-гадәтләрен символлаштыручы дата. Русия гаять зур территория, бай тарих һәм уникаль мәдәни мираслы ил. Әмма аның иң зур байлыгы — кешеләр. Бүген Русия территориясендә 171 телдә сөйләшүче 193 милләт вәкиле яши. Кайда гына яшәсәк тә, нинди генә телдә сөйләшсәк тә, без барыбыз да Русия Федерациясенең бертигез хокукларына ия. Хезмәт сөючән, талантлы һәм уртак максат — без Ватаныбызны тагын да көчлерәк итү өчен берләшкән кешеләр командасы.

Октябрьский — зур Русиянең аерылгысыз бер өлеше. Икътисад, социаль, мәгариф, мәдәният һәм спорттагы уңышларыбыз — илнең гомуми иминлегенә кертелгән саллы өлеш. Бездә төрле милләт, дин һәм һөнәр ияләре яши һәм хезмәт итә, тик аларны туган шәһәре һәм бөек Ватаныбыз язмышына битараф булмау хисе берләштерә.

Без бүген махсус хәрби операция зонасында туган илебезнең мәнфәгатьләрен яклаучы якташларыбыз белән горурланабыз! Шәһәребезне хезмәтләре һәм сугышчан батырлыклары белән данлаучылар — безнең олы терәгебез һәм яшь буын өчен алар чын үрнәк. Әлеге бәйрәмнең дә асылы гади, шул ук вакытта тирән – милләтләр бердәмлеге, илебезнең бүгенгесе һәм киләчәге өчен барыбызның да җаваплы булуы. Хәзерге вакытта җир йөзендә барган хәл-вакыйгалар да моны дәлилли. Шуңа күрә Русия көненең мәгънәсе аерым төс ала. Безнең күбебезне уртак максат көчлерәк итә.

Сезнең һәркайсыгызга нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, гаилә бәхете, тынычлык һәм игелек телим! Гаиләләрегездә һәрвакыт татулык һәм муллык булсын, ә кече ватаныбызга һәм бөек Русиягә карата горурлык хисе йөрәкләрегезне җылытып торсын!

Бәйрәм белән, кадерле дуслар! Русия көне белән!

Алексей ПАЛЬЧИНСКИЙ,
хакимият башлыгы

Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас