Новости
11 июнь , 04:37

Милләт бишеге — «Халыклар дуслыгы»

Бу җомгада һәммәбез Русия көнен бәйрәм итәчәк. Әлеге көн илнең куәтен, аның тарихи юлын һәм киләчәккә омтылышын символлаштыра. Быел әлеге бәйрәм аеруча зур әһәмияткә ия, чөнки 2026 ел Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде.  

Милләт бишеге — «Халыклар дуслыгы»Милләт бишеге — «Халыклар дуслыгы»
Милләт бишеге — «Халыклар дуслыгы»

Русиянең төп байлыгы аның күп милләтле халкы, мәдәният төрлелеге. Русия — ул йөзләгән милләтнең туган йорты. Бире­дә һәр халык үзенең телен, го­реф‑гадәтләрен саклап калу, үстерү мөмкинлегенә ия һәм аларның тату булуы илнең тот­рыклы үсеш нигезе.

Октябрьскийның 80 еллык­ тарихы нәкъ менә шушы бердәм­лекнең ачык мисалы. Бөек Ватан сугышы елларында ачыл­ган Девон нефте ятмаларын үзләштерүгә бөтен илдән иң яхшы белгечләр бирегә җыела. Алар үзләре белән бергә төрле халыкларның бай мәдәни мирасын, гореф‑гадәтләрен һәм тормыш рәвешен алып килә. Нәтиҗәдә, шәһәрнең мәдәни ландшафты тагын да баеп, бүген инде биредә 50дән артык милләт вәкиле дус гомер кичерә.

Милләтара татулыкны ныгытуда шәһәрдәшләребезнең иҗади көчен берләштергән «Халыклар дуслыгы» иҗтимагый оешмасы аерым урын алып тора. Оешма 2022 елда Гөлназ Сәхәбетдинова инициативасы белән төзелгән һәм бүгенге көндә актив тормыш белән яши.

Аның эшчәнлеге киң кырлы: ул халыклар арасындагы­ бәйлә­нешләрне үстерү, тарихи‑мәдәни мирасны саклау, телләрне һәм гореф‑гадәтләрне өйрәнү белән шөгыльләнә. Шәһәр тормышында оешма тарафыннан уздырылучы «Халык горурлыгы — туган тел» концерты, Май чабу, Шәҗәрә бәйрәмнәре аерым бер ямь өсти.

«Халыклар дуслыгы» оешмасы шулай ук грант проектларында уңышлы катнаша.

2023 елда Башкортстан Республикасы Башлыгы грантлары фонды ярдәмендә узган «Дуслык тәкыясе» төбәкара халык традицияләре фестивале Русиянең төрле почмакларыннан иҗади коллективларны һәм осталарны берләштерде. Ә узган елны оешма мәдәният инициативалары Русия Президенты фонды конкурсында «Традицияләр мозаикасы: һәр бизәк — тарих, һәр ритм — Русиянең җаны» проекты белән җиңү яулады. Ул халкыбыз мәдәниятенең күптөрлелеген саклауга юнәлдерелгән.

Октябрьскийлылар һәм кунак­лар милли традицияләр байлыгын күрсәтүче чараларда бик теләп катнаша. Мондый вакыйгалар барыбызга да үз тарихыбызны һәм мәдәниятебезне тирәнрәк аңларга ярдәм итә. «Халыклар дуслыгы» оешмасы яңа проектлар әзерли һәм киләчәктә дә грант конкурсларында катнашуны дәвам итеп, татулык нигезен тагын да ныгытачак.

Безнең көч — бердәмлектә!

 

Милләт бишеге — «Халыклар дуслыгы»
Милләт бишеге — «Халыклар дуслыгы»
Милләт бишеге — «Халыклар дуслыгы»
Милләт бишеге — «Халыклар дуслыгы»
Милләт бишеге — «Халыклар дуслыгы»
Милләт бишеге — «Халыклар дуслыгы»
Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас