

Тәүге адымнар
Кырык ел — күпме ул, әллә азмы? Әлбәттә, адәм баласы өчен ул тормышның матур чагы. Ә менә берничә буын кешене берләштергән, үз юлында күтәрелеш һәм төшүләрне кичергән иҗат төркеме өчен саллы гомер еллары.
— «Тальянка»ның юбилей концерты алдыннан шактый эзләнергә туры килде. Беренче мәлне талантлы баянчы Виктор Горшенин алдына шәһәрдә 1985нче елларда милли татар ансамбле оештыру турында бурыч куелгандыр, дигән фикергә килдек. Ул вакытта Виктор Васильевич 2нче сәнгать мәктәбендә эшли һәм аның балалар белән оештырган үз ансамбле дә була. Әмма елъязмаларны актара һәм башлангыч дәвердә иҗат төркеме белән якыннан таныш булган кешеләр белән аралаша торгач, «Тальянка»ның нигез ташын Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Хәбиб Усманов салуын ачыкладык, — дип сүз алды Айгөл Миңнуллина. — Хәбип Шәрип улы Октябрьский мәдәниятендә сизелерлек эз калдырган шәхес. Аны шәһәрдәшләр искиткеч хореограф һәм гадәти булмаган кеше буларак хәтерли. Ул «Аяз» фольклор ансамбле белән берничә ел эшли, шулай ук «Шатлык» бию ансамблен оештыра һәм җитәкли.
Шәһәрнең мәдәни тормышы өчен янып‑көеп яшәгән Хәбиб Усмановны тагын бер милли иҗат коллективы булдыру теләге калдырмый: ул Мулла, Төрекмән һәм башка бистәләргә чыга, баянда, гармунда, тальянда уйный белүчеләрне эзли һәм таба. Аларны бер төркемгә туплап, иҗат дөньясына аяк бастыруда ярдәм сорап, Хәбип Шәрип улы нәкъ менә Виктор Горшенинга мөрәҗәгать итә. Истәлекләргә караганда, алар уен коралларында уйнаучы ир‑егетләр коллективына «Тальянка» дип исем куша һәм, кулга‑кул тотынып, берничә ел эшлиләр.
Ансамбль бик тиз танылу таба. 1996 елда аңа «Халык үзешчән коллективы» исеме бирелә. Әмма концертлар белән сәхнәгә чыга башлаган иҗат төркеме тальянкада уйнап кына тулы кыйммәтле тамаша килеп чыкмавын тиз аңлый. Ул җыр‑моңга оста якташларны эзли. Шул рәвешле, «Тальянка» составында солистлар пәйда була. Ансамбль тормышына скрипкада уйнаучылар Вәсимә Сабитова һәм Светлана Санникова кушыла. Тора‑бара мандолина һәм курай моңнары да килеп керә.
Халык үзешчән коллективы мәдәни учакның уртасында кайный. Репетицияләр, гастрольләр. Хәтта Уфада узган дәүләт концертларында да катнаша.
Тик еллар үзенекен итә — уен коралларында уйнаучы осталар олыгая, чыгыш ясый алмый башлый, кайберләре бакыйлыкка күчә һәм коллектив составында вокалчылар гына кала. Һәм исеме кала сакланып — «Тальянка». Юк, алай гына да түгел. Татар ансамбле белән кайчандыр язмышлары уртак булган, тора‑бара билгеле сәбәпләр аркасында сәхнәдән китәргә мәҗбүр булган ветераннары да бар әле һәм алар җаннарының бер өлешенә әверелгән иҗат төркеменең юбилей концертына егермедән артык булып җыелып килә.
Күзләр курка, ә куллар эшли
«Тальянка» халык вокаль ансамбле белән төрле елларда Раил Мөхәммәтдинов, Закирә Вәлиева, Рифгать Гафаров, Елена Хаҗиева, Зөлфия Рәхмәтуллина җитәкчелек итә. Соңгы сигез елны үзешчән сәнгать осталары белән Айгөл Миңнуллина шөгыльләнә.
2018 елда әлеге коллективны җитәкләргә дигән тәкъдим кергәндә, Айгөл Зилфәр кызы музыка көллиятендә хореограф булып эшли. «Мәдәни уку йортларын тәмамласам да, вокалчылар белән җитәкчелек итү тәҗрибәм юк иде. Шул ук вакытта күрше Урыссу бистәсендә дә хезмәт куям. Ничек булыр? Нык борчылдым. Дулкынландым. Беренче тәэссирләрем турында артык сөйләп тормыйча, шуны әйтергә кирәк: сакланып калган состав — биш‑алты кеше белән бер ай эчендә «халык» исемен расларга туры килде. Кем әйтмешли, күзләр курка, ә куллар эшли», — дип хатирәләргә бирелде гәзитебез кунагы.
Булган авырлыкларга карамастан, Айгөл Миңнуллинаның «Тальянка»ны үз итүендә, әлбәттә, тормыш иптәше Зирәк Марат улының дә өлеше зур. Иҗат төркеменең концертмейстры була ул. Бер дулкындагы ир белән хатын чишеп булмаслык сораулар юклыгына тагын бер кат инана. Гәрчә алар бер‑бер артлы туып кына торса да. Сәхнә киемнәре, уен кораллары... Айгөл Зилфәр кызы сүзләренә караганда, «Тальянка»ның «рәсми» баяны ансамбльнең үзеннән дә өлкәнрәк: мәрхүм Виктор Горшенин уйнаган корал. Ул әле дә, аның җылы бармак эзләрен саклап, хезмәт итәргә тырыша.
Яңа җитәкчегә вокаль ансамбле белән эшли башларга, килеп туган проблемалардан чыгу юлларын табарга остазы Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Галия Мусина белән озак еллар янәшә хезмәттәшлек итүе дә зур ярдәм була.
Бүгенге йөзе
Әлбәттә, хәзерге вакыттагы «Тальянка»ны моннан дүрт дистә ел элек барлыкка килгән иҗат төркеме белән чагыштырып булмый. Сүз буыннар алышынуы турында гына бармый, гәрчә аның составында беренче көннәрдән үк йөргән апалар булса да. Аларга бүген 70 яшь.
Хәзерге коллективның чын йөзе — ул вокал сәнгате. Ә моңа кадәр Айгөл Миңнуллинага ансамбльне яңадан туплау, аны тулыландыру өчен бик күп тырышырга туры килә. Яңа җитәкче килүен ишетеп алып, коллективның элеккеге әгъзалары әйләнеп кайта. Зирәк Миңнуллин белән бергәләп гармунчылар, баянчылар эзлиләр. Аларның саны да өчкә җитә. Чын һөнәрманнар! Бүгенге иҗат дөньясында менә шунысы бик кыйммәт һәм кадерле.
— Яшь егетләр килә башлагач, кызлар да күренде, — дип елмая Айгөл ханым. — Шулай итеп, безнең состав яңарды, яшәрде. Хәзерге вакытта егермедән артып киттек.
Шул ук вакытта яшь җитәкчегә, сәләте булып та ансамбль составында халык җырларын башкарырга, милли киемнәрдән сәхнәгә чыгарга хурланган кешеләр белән дә очрашырга туры килә. Кыскасы, табигый сайлап алу бара. Берәүләр килә, икенчеләр китә...
Айгөл Зилфәр кызы белән репертуар турында да сөйләштек.
— Моңа кадәр халык ишетмәгән, ят җырларны сайларга тырышам. Зәңгәр экраннар аша күп тапкыр яңгыраган, инде мәгънәсен, тәмен, ямен югалткан җырлар белән тамашачы күңелен яулап булмый. Шул фикердән чыгып, соңгы елларда керәшен халкы иҗатына мөрәҗәгать иттем. Шәхсән мин җырны сайлаганда, иң әүвәл аның текстына игътибар итәм. Керәшен җырларының сүзләрен укыганда, аларга никадәр тормышчан тирән мәгънә салынуына шаккатасың. Һәм, яшереп тормыйм, без отышта калдык. «Париж», «Өмә көе» безне гел башка дәрәҗәгә чыгарды. Төбәкара узган бәйгеләрдә күп тапкыр җиңү яуладык. Гран‑при иясе булдык! Моңа кадәр Октябрьскийда бер генә иҗат төркеме дә бу милләт җырлары белән сәхнәгә чыкмады. Яңа сезонга да яңа уйлар һәм идеяләр белән аяк басарга дип торабыз. Әлегә анысы сер булып калсын.
Уйнагыз! Без ятлыйбыз!
Эшчәнлекнең нинди генә төре булмасын, бер ялгызың тау‑кыяларны кичә алмыйсың. «Тальянка» халык вокаль ансамбленең тагын бер уңышы — аның кешеләрендә. Аларның үз җитәкчеләре белән бер уй‑теләктә булуында.
— Менә шундый идея килде бит әле башка, ничек карыйсыз? — дип сорау бирергә дә өлгермим, алар аны шунда ук күтәреп ала, хуплап чыга. Һәм тормышка ашыру өчен вакытларын да кызганмыйлар, матди мөмкинлекләрен дә табалар. Фестиваль һәм бәйгеләргә дә без «Катнаштыкмы? Катнаштык» дигән принципка таянып бармыйбыз. Ансамбльнең һәр әгъзасының күзендә җиңү теләге яна. Икенче урынга калсак, кәефләре кырыла. Менә шундый сәнгать җанлы кешеләр белән берничек тә начар эшләп булмый. Шунысын да истә тотарга кирәк — алар бит үзешчәннәр. Алар нота белми. Әмма алар, фортепианога кушылып, өч һәм дүрт тавышка җырларга өйрәнә. Кайчагында җырны гадиләштерергә тәкъдим итәм. «Юк, юк! Уйнагыз! Без ятлыйбыз!» — дип үҗәтлек һәм катгыйлык күрсәтәләр. Ышаныгыз, нота ятлап, җыр өйрәнүе — җиңел эш түгел. Ходай Тәгалә һәр баласын үз тавышы белән яраткан. Охшаш тавышлы кешеләр юк. Репетиция вакытында бер генә солист килми калсын, җырның яңгырашы гел башка төрле килеп чыга. Ул өтек була. Ансамбльнең составы шуның кадәр бер‑берсен тулыландыра ки, арадан менә бу кеше барыннан да яхшырак җырлый дип беркемне дә аерып күрсәтергә мөмкин түгел. Шул ук вакытта ансамбль ир‑атларга мохтаҗ. Бүгенге көндә алты бөртек егетебез бар. Без аларны бик кадерләп кенә йөртәбез. Әмма алар гына җитми. Җыр‑моңга гашыйк кеше өчен чакрымнар да сәбәп була алмый — бер ир‑егетебез күрше Ютазы авылыннан килә. Икенче ир‑егетебез Уфа кешесе. Октябрьскийда хезмәт куя. Әмма җырларга да вакыт таба. Ким дигәндә 10‑15 ир‑ат булса, сәхнәдә җырның яңгырашы гел башка төрле булачак, — дип ансамбль җитәкчесе үзен борчыган тагын бер мәсьәләне атады.
«Тальянка» концертларда, бәйге‑ярышларда чыгыш тотып, төрле проблемаларны гына чишеп яшәми. Аның шәхси тормышы да бар. Артистлар бергәләп ял итәргә ярата. Яңа елларны түгәрәк табын артында уен‑көлке белән каршы ала. Юбилейларны да бер гаиләдәй билгеләп үтә. Чираттагы иҗат сезонын ябу хөрмәтенә алар быел «Спартак» спорт комплексында җыелган. Бер‑берсенә рәхмәт әйтеп, яңа сезонга көч туплаган. Алда аларны өр‑яңа чыгышлар, бәйгеләр һәм тамашачылар көтә.
Илмира ГАЛИЕВА