

Шулай итеп, игътибар! Редакциядә язылучылар өчен зур ташлама игълан итәбез! Әгәр сез 19 июньгә кадәр безгә килеп (Чапаев урамы, 18), «Туган як»ка абунә рәсмиләштерәсез икән — 10 процент ташлама сезнеке! Бу бит бик шәп мөмкинлек!
Ләкин моның белән генә бетми әле... Гәзиткә язылучылар арасында бүләк уйнатабыз! Быелгы подписка кампаниясен без тагын да күңеллерәк итәргә булдык. Сезнең өчен, хөрмәтле укучыларыбыз, берсеннән‑берсе кирәкле әйберләр әзерләдек. Күз алдына китерегез: җәйге табигатькә чыгасыз, ди. Ә без инде сезгә бүләккә термос алып куйдык! Ә кайткач, кичке ашка җыйнак кына табада үзегез теләгән ризыкны әзерлисез. Иртәнге ашка коймак та шунда пешә...
Бүләкләр исемлегендә шулай ук чәйнек, бергәләп чәй эчү өчен матур чынаяклар, кувшин, сәгать һәм мич кәстрүле. Болар барысы да көнкүрештә бик кирәк.
Отышта катнашу шарты гади:
«Туган як»ка алты айга языласың, квитанциясенең күчермәсен безгә кертәсең яисә tuganyak@yandex.ru электрон почтасына җибәрәсең.
Искәрмә: бүләкне бары тик үз акчасына язылучылар гына ота ала!
Борчылмагыз, өлгермәдем дисәгез, без үзебез ярдәмгә киләбез. Телефоннан шалтыратыгыз: 6‑03‑00, 6‑03‑28, 8‑9273229256. Без сезне өйдән дә яздырачакбыз.
Абунә чоры тәмамланырга күп калмады, ашыгыгыз!
«Туган як»ка язылыгыз, укыгыз, бүләк отыгыз!