Новости
8 Июня , 10:25

Әгәр җирдә оҗмах бар икән – бу безнең Башкортстан

Башкортстанның Ярмәкәй районы Елан-Чишмә авылында, Стәвәнҗә елгасы үзәне буендагы калкулыкның көньяк битләвендә «Ак ташлар» табигать һәйкәле урнашкан.

Әгәр җирдә оҗмах бар икән – бу безнең БашкортстанӘгәр җирдә оҗмах бар икән – бу безнең Башкортстан
Әгәр җирдә оҗмах бар икән – бу безнең Башкортстан

 Аңа барып җитүе җиңелдән булмаса да, ул барыбер күпләрне үзенә тартып китерә. Күзне камаштырырдай чиста чишмәләр ике метр биеклеккә кадәр матур шарлавыклар булып агып төшкән уникаль кыя өсте үзенең бөеклеге белән таң калдыра һәм сокландыра.

Соңгы елларда бу урын халык тырышлыгы белән танымаслык булып үзгәргән. Нәтиҗә күз явын алырлык: территория төзекләндерелгән, ә объект - районнан читтә дә билгелелек алган. Биредә уңайлы бял урыны, өстәл-эскәмияләр, савыт-саба, мангал зонасы, кечкенә буа буена зәңгәр чыршылар утыртылган, күпер ясалган. Чишмәләр тәртипкә китерелгән, тауга менү юлы җайланган, мәгълүмат стендлары һәм күрсәткечләр куелган. Бу проект Рус география җәмгыятенең «Родники РГО» Бөтенрусия конкурсында танылу алды. Көч-куәт бирә торган урынга шулкадәр мәхәббәт һәм хезмәт салынуын күрүе – җан рәхәте!

Һәр маҗара кебек, бу сәяхәт тә сюрпризлардан башка узмады. Табигать безгә су циклын тулысынча күрсәтергә теләгәндер: без чишмә суын эчтек, челтерәп аккан инеш тавышын тыңладык һәм коеп яуган яңгыр астында коендык. Кайтыр юлда, юешләнеп беткән урман юлында батып калгач, бу гүзәл якта яшәүче кешеләрнең ачык йөзлелегенә тагын бер кат инандык. Берсе безне үзенең тракторы белән тартып чыгарса, ягымлы хатыны кайнар чәй белән сыйлады. Мондый онытылмаслык хисләр һәм кичерешләр бәяләп бетергесез! Юкка гына әйтмиләрдер: «Әгәр җирдә оҗмах бар икән – бу безнең Башкортстан яклары!»

Ольга КЛИНОВА.

Әгәр җирдә оҗмах бар икән – бу безнең Башкортстан
Әгәр җирдә оҗмах бар икән – бу безнең Башкортстан
Әгәр җирдә оҗмах бар икән – бу безнең Башкортстан
Әгәр җирдә оҗмах бар икән – бу безнең Башкортстан
Әгәр җирдә оҗмах бар икән – бу безнең Башкортстан
Әгәр җирдә оҗмах бар икән – бу безнең Башкортстан
Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас