Новости
29 Мая , 04:44

Уфада илнең иң көчле хатын-кызлары җыелды

Уфа, 28 май. Башкортстан башкаласы бу көнне бөтенләй икенче төрле сулыш алды, яшәде, Уфа иҗат, көч һәм искиткеч хатын-кыз энергиясеннән ташып торды. «Торатау» конгресс-холында узган VI Бөтенрусия ачык «Хатын-кыз бәхете территориясе» академиясенә эләгүгә, син шунда ук ниндидер бөек һәм мөһим әйбернең үзәгендә булуыңны тоясың. Проектка сигез ел булса да, аның масштабы һәм эмоциональ киеренкелеге, киресенчә, арта гына бара. Республиканың меңләгән хатын-кызы бирегә сүз өчен генә түгел, ә таяныч, илһам һәм, әлбәттә, гадәти, көндәлек бәхетне табу, тою өчен җыелды.

Иң тирән һәм катлаулы дискуссияләр өчен, мөгаен, төп мәйдан булып «Сәнгать һәм сәясәт» үзәк эксперт сессиясе торды. Залдагы атмосфера да электрлашкан кебек иде. Модератор Лина Арифулина дискуссияне ачып җибәргәч, сүзнең коры регламентлар турында бармаячагы, ә аңлаешлы да, тормышчан да булачагы ачыкланды.

Депутат Андрей Исаев: «Бәхеткә омтылу — уртак максат»

Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Русия» фракциясе җитәкчесе урынбасары Андрей Исаев үз чыгышында сәнгать һәм сәясәтне берләштерүче уртак максатны билгеләде. Аның сүзләре буенча, бу ике өлкәне кешегә бәхет һәм дөнья гармониясенә омтылыш хисе белән тәэмин итү ихтыяҗы берләштерә.

Ул билгеләп үткәнчә, партиянең «халык программасы» гражданнарның нәрсәне үзгәртергә кирәклеге турындагы фикерләренә нигезләнә. Әмма ул бу юлның кешенең каршылыклы теләкләре аркасында катлаулы булуын таный. Шуңа да карамастан, партия халыкны ишетергә әзер.

Моннан тыш, Андрей Исаев сәнгатьнең мөһимлеген ассызыклады, ул мәгънәләрне җиткерергә һәм хаталарны күрсәтергә ярдәм итә. Аның фикеренчә, сәнгать сәясәттән башка яши алмый, ә сәясәт мәгънәләр тудыру һәм җәмәгатьчелек аңын формалаштыру өчен сәнгатькә мохтаҗ.

Чыгышларның эмоциональ чагылышы булып Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаровның чыгышы торды. Ул сәясәтне иҗатның иң югары ноктасы дип атады. Аның «җәмгыять гармониясенең сизгер камертоннары» дип атаган хатын-кыз йөрәге турындагы сүзләре залдагы һәр кешенең күңеленә ятты, аваздаш булды. Ул Каринэ Хәбирова турында зур ихтирам белән сөйләгәндә, залга дулкынлану һәм горурлык кичерешләре таралды. Аның «кайгырту сәнгатен» лидерлык мәктәбенә әйләндерүе турындагы сүзләре аеруча тәэсирле яңгырады. Ә «Бабич», « Сеңелкәш » фильмнарын һәм башка Башкортстан фильмналарын сәяси хәрәкәт коралы буларак искә алып,  ул залда утыручыларда үз төбәгенең бөек мәдәниятенә катнашлык хисе уятты.

Социолог Виктор Потуремскийның җәмгыятьнең эмпатиягә булган ихтыяҗы турындагы сүзләре чынбарлыкның салкын душын хәтерләтте: хакимият кешеләрнең эмоцияләрен алар белән бергә кичерергә тиеш. Ә инде Каринэ Хәбирова үзе сәхнәгә чыгып, кызгануга бирелмичә, эшкә күчү кирәклеге турында сөйләгәндә, аның ихласлыгы һәм рухи көче залда утыручыларга физик яктан тоемланырлык дәрәҗәдә иде.

Бу мәгънәләр марафонын мәдәният эшлеклеләре йомгаклады. Әскәр Абдразаковның җырга фәкать кечкенә бармак хәрәкәте белән генә җавап бирергә сәләтле солдат турындагы хикәясен тыңлап, күпләрнең күзе яшькә чыланды. Бу  бөтен чараның асылы: рухи көчнең абсолют, барлык нәрсәне дә җиңү сәнгате.

Академиядән чыкканда, мин үзем белән язып тутырылган блокнот һәм яңа танышулар гына түгел, ә безнең хатын-кызларыбыз белән искиткеч горурлану хисе, аларның башкаларны аңлавы, уй-фикерләре, хисләре белән уртаклаша алу сәләте  һәм иҗади башлангычы, чыннан да, безнең тирәлекне үзгәртергә сәләтле дигән ныклы ышаныч алып чыктым. «Хатын-кыз бәхете территориясе» — инде ул гади проект кына түгел. Бу безне барыбызны да көчлерәк һәм шәфкатьлерәк иткән тере организм.

Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас