Туган як
+12 °С
Облачно
МАКС
Новости
28 Мая , 13:23

«Домофонны алыштыручылар» октябрьскийлының 1,5 миллион сум акчасын урлаганнар

59 яшьлек ир-атка билгесез кеше шалтыратып, иске магнит ачкычларын яңаларына алыштырырга тәкъдим итеп, шәһәрдәшнең телефонына килгән SMS-кодны сорап ала.  

«Домофонны алыштыручылар» октябрьскийлының 1,5 миллион сум акчасын урлаганнар«Домофонны алыштыручылар» октябрьскийлының 1,5 миллион сум акчасын урлаганнар
«Домофонны алыштыручылар» октябрьскийлының 1,5 миллион сум акчасын урлаганнар

Шуннан соң элемтәгә кергән «Росфинмониторинг хезмәткәре» зыян күрүченең «Дәүләт хезмәтләре»ндәге шәхси кабинеты ватылуы, шәхси мәгълүматларның таралуы һәм аның исеменә кредит алу өчен ышаныч кәгазе рәсмиләштерелүе турында хәбәр итә.

Алга таба аралашуны үзен «ФСБ хезмәткәре» дип таныштырган ир-ат дәвам итә. Көчле эмоциональ басым астында булган шәһәрдәш үзендә булган барлык акчасын (1,2 миллион сумнан артык) «куркынычсыз исәп» тә саклау өчен дип курьерга тапшыра. Калган 300 мең сумны ул шулай ук аферистлар исәбенә күчерә.  

Зыян күрүче «кураторлар» белән кабат элемтәгә керергә тырыша, ләкин аларның телефоннары блокланган була. Ул алдануын аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә. Мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгатыла.  

Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы кисәтә: акча алып-илтеп тапшыручы курьер булырга ризалашып, сез тулы хокуклы җинаять катнашучысына әйләнәсез. Бер төркем затлар тарафыннан алдан сүз куешып кылынган мошенниклык өчен җинаять җаваплылыгы 10 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота. Моннан тыш, суд карары белән курьер барлык алдау корбаннарына китерелгән зыянны капларга тиеш булачак. «Җиңел акча» вәгъдәләренә ышанмагыз, әгәр сезгә чит кеше акчасын тапшыруда яки акчаларны кулга төшерүдә арадашчы булырга тәкъдим итсәләр, бу турыда кичекмәстән полициягә 102 телефоны аша хәбәр итегез.

Автор:Алсу Ибрагимова
Читайте нас