Туган як
+15 °С
Облачно
МАКС
Новости
27 Мая , 13:18

Шулай эшләсәгез, бакча җиләге мул уңыш бирер

Әлеге мәлдә бакча җиләге чәчәк ата. Җиләкләр санын арттырыр өчен,  бу чорда  куакларга җимеш барлыкка килүгә булышучы чаралар сиптерегез. Моның өчен бор, янтарь кислоталары, шикәр сиробы ярдәм итә.  

Шулай эшләсәгез, бакча җиләге мул уңыш бирерШулай эшләсәгез, бакча җиләге мул уңыш бирер
Шулай эшләсәгез, бакча җиләге мул уңыш бирер

Бакчачылар еш кына  бор кислотасын куллана. Кайнар суда 1 грамм бор кислотасын эретегез дә, 1 литр суга кушып болгатыгыз. Әзер эремәне  пульверизатор ярдәмендә җиләк куакларына сиптерегез.

Бу кислота составындагы бор серкә үсүенә булыша, шул рәвешле  уңай булмаган шартларда да үсемлекнең  серкәләндерүен тәэмин итеп.

Бор чәчәк атуны гына стимуллаштырып калмый, ул гомумән куаклар үсешен яхшырта. Бу чара бакча җиләгенең иммунитетын арттыра, фотосинтез процессын яхшырта һәм үсемлекнең энергиясен арттыра. 

 

Чыганак

Автор:Алсу Ибрагимова
Читайте нас